Туган як

Сынауларның була төрлесе

Шулай килеп чыккан инде, абыйны авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлагач, Үзбәкстанга эшкә җибәргәннәр. Ике ел эшләргә кирәклеген дә ныклап искәртәләр үзенә.

Ул агроном булып эшли башлый. Татарлар – бик тырыш. Җирле халык моны бик тиз сизеп алган һәм хәтер дәфтәренә язып та куйган. Ике ел узуга, аңа яңа эш уры ны тәкъдим иткәннәр. Абый үзе дә бу җиләк-җимешле җылы як-ка ияләнгән була, каршы килми. Бертуган сеңлесен дә үз янына чакыртып ала, югары уку йортына укырга кертә. Кыз шунда кияүгә чыга, бер-бер артлы өч бала таба.
Әти-әнисе олыгаеп, ялгыз яшәүләре кыенлаша башлагач, тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе туплаган абыем туган ягына кайтып урнаша. Башта колхоз үзәгендә агроном, аннан колхоз рәисе булып, пенсиягә чыкканчы эшли.
Ә менә сеңлесе Урта Азиядә кала. Тормышлары түгәрәк, җирле халык ихтирам итә үзләрен. Олы улларын Ленинград өлкәсенә хәрби хезмәткә алалар. Аның частендә янгын чыгып, ут эченнән хезмәттәшләрен коткарганда, батырларча һәлак була егет.
90 нчы елларда безнең ватандашлар союздаш республикалардан туган якларына кире кайта башлады. Бу гаилә дә хатынның әти-әнисе йортына кайтып төпләнә. Бурадан яңа йорт җиткерергә булалар. Шундый матур көннәрнең берсендә ишегалдында йөргән хуҗа күршеләре йорты янганын күреп ала. Соңыннан билгеле була: малае шырпы белән уйнаган икән.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ут күршегә, ягъни боларга да «сикерә». Төзелеп тә бетмәгән йорт көлгә әйләнә. Бәла ялгызы йөрми, диләр: шул ук елны кече уллары, дустының мотоциклына утырып чыгып китә дә, егылып, җан бирә. Бу хәлләрдән соң сәламәтлеге таушалган гаилә башлыгы да бакыйлыкка күчә.
Менә шулай, зур гаиләдән кыз белән әнисе генә торып кала. Алар бүген исән-саулар. Кызы кияүгә чыгып, әнисен оныклар белән сөендерде.
Кешене тормышта төрле сынаулар көтә. Ни кызганыч, араларында шундый авырлары да була икән.

Васил Камалов

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: