Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Сугыш елларындагы Яңа ел бүләкләре

Еллар кайтавазы.

Мин – сугыш чоры баласы. Беренче сыйныфка баруым 1942 елга туры килде. Башлангыч сыйныф яшендә сугышның ни белән янаганын бик үк аңлап бетермәсәк тә, барыбер җиңәчәгебезгә нык ышандык. Өлкән сыйныф укучыларыннан калышмыйча, кыр эшләрендә, йорт малын карауда өлкәннәрнең кул астына бик иртә кердек, чөнки ит, май, йомырка, йон, тире кебек продуктларны дәүләткә тапшырасы, ә аларга йөкләмә килеп кенә тора...

Менә шундый авыр вакытта да өлкәннәр безнең бала гына икәнебезне истән чыгармады. Укытучы абыемның Яңа елга биргән искиткеч бүләген, һич оныта алмыйм! Бәйрәм җитәрәк, тарих укытучысы Әгъләм Гыйльми улы Шәфиев: «Ал, энем, Кыш бабай бүләге булсын», – дип, кулыма үзе балачакта шуып йөргән киң табанлы бер пар тимераяк тоттырды. Ул мизгелләр мине, сигез яшьлек сабыйны, никадәр сөендергәнен аңлагансыздыр?! Җиденче сыйныфны тәмамлаганчы таудан да, инешебез бозлыгында да рәхәтләнеп шудым. Ул елны, нәкъ Яңа ел бәйрәме алдыннан мине почтальон Гөлҗәүһәр апа да бик нык куандырды әле.

Яныма ук килеп: «Энем, менә сиңа Рамазан абыеңнан Яңа ел котлавы», – дип, фронттан абыем язган хатны тапшырды. Кая инде ул чыршы янында әйлән-бәйлән уйнап тору, шатлыгымны әти-әни белән уртаклашырга чаптым. Ничәмә айлар бер хат та килми торды бит, тизрәк сөендерәсе килде. Абыйның бу соңгы хаты икәнен белми идек әле ул вакытта. Бер ел чамасы үткәч, аның хәбәрсез югалуы турында рәсми кәгазь алдык. Озакка сузылган сугыш безнең балачакны һәм үсмер чорыбызны урлады. Ындыр табагында, бәрәңге басуында, урман кисүдә ирләр эшен алыштырган әниләргә һәм апаларга бераз ярдәм булсын дип, без, бала-чагалар көчебездән килгәнчә булышып йөрдек. Алабута, күшә, имән чикләвеге, өшегән бәрәңге ашаган чаклар истән чыкмый. Мәктәпкә барганда өстә абый-апалардан калган кием, ә аякта чабата булды. Чыршы бәйрәмен бер могҗиза кебек көтеп ала идек, киләсе ел җиңү китерер дә, тормышыбыз әкияттәгедәй җиңеләер дип өмет иткәнбездер инде.

1943 елны Яңа елны каршылау да хәтердә уелып калган. Безгә дип урманнан чыршы алып кайттылар. Үзебез кәгазьдән, мамыктан ясаган уенчыклар белән бизәп куйдык та, аның тирәсендә җырлап әйләндек, шигырьләр сөйләдек, биедек. Кыш бабай күчтәнәчен көтү юк инде ул – бар тапканыбыз җиңү бәрабәренә фронтка озатылуын аңлыйбыз лабаса. Ә алда безне, чыннан да, күчтәнәч көткән икән һәм ниндие генә әле! Барыбыз да уйнап туйгач, безне җыелышлар залына чакырдылар.

Ә анда... парталардан ясалган өстәлләргә бәйрәм сые әзерләнгән иде. Тезелеп киткән савытлардан борчаклы һәм он белән бәрәңгене болгатып ясаган чумарлы кайнар аш исе аңкый. Аның тәмлелеген сөйләп бетергесез, бәрәңге кушып пешергән ипи белән ашавы ни тора иде безнең өчен! Үзебез җыйган җиләк-карлыган кайнатмасы белән чәй дә эчтек. Классташымның әнисе Зәйнәп апа пешекче иде. Никадәр куанганыбызны тыныч кына күзәтеп торган Сәлим абый Ахунов бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм табыны өчен колхоз җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Ә колхоз рәисе Кадыйр ага Нәдершин зурлар белән рәттән басу эшләрендә катнашып йөрүебез өчен мактады да әле. Аның үзенә, амбар почмагындагы бердәнбер кечкенә генә көшелдән мәктәп балаларына өлеш чыгарганы өчен, районда җавап тотарга да туры килгәндер, мөгаен. Бакыйлыкта инде алар, әмма сабыйлар күңелен күреп йөрүләрен истә тотучылар байтак булды.

Шәхсән үземә бу җылы сүзләрне юллар өчен ерак барасы түгел, Түбән Кама агросәнәгать көллияте директоры Кадыйров Алмаз Кави улы – аның оныгы. Рәхмәтем аңа барып ирешер, дип уйлыйм Ә бүләк тимераякка килгәндәме?.. 1965 елда, Арча якларыннан Түбән Камага күченгәндә, мин аларны, үз чиратымда, балачак велосипеды белән бергә, туган авылым Урта Пошалым малайларына биреп калдырдым. Әлбәттә, хәзер сакланмыйдыр инде. Ә ул чактагы игелекле эшләр минем күңелдә якты хатирә булып бүгенгәчә саклана.

Суфиян Минһаҗев,

мәгариф ветераны,

Аксакаллар шурасының шәрәфле әгъзасы

Фото: Завьялов А.В. рәсеме. / yandex/ru сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев