Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

«Швейцария табигате Татарстанны хәтерләтә»

Шәһәрдәшебез Алсу Нигъмәтуллина озак еллар буе СанктПетербургта яши. Андагы тормышы, эше, «Питер татарлары» оешмасында эшчәнлеге турында берничә ел элек язган идек. Инде социаль челтәрләр аша Швейцариядә яшәвен белдем. Бу язмыш дигәнең кая гына ташламый адәм баласын! Ничек барып чыккан ул анда? Гомумән, нишли? Анда татарлар бармы? Алсу белән интернет аша аралаштым, ул сөйләгәннәрне сезгә дә җиткерәм.

– Санкт-Петербургка китү, анда тормышымны җайга салу ничек авыр булганын әле дә хәтерлим. Ләкин тора-бара мин бу шәһәрне яраттым, анда музыкант буларак үз-үземне таптым. Ләкин шул ук вакытта күңелемә нидер җитмәдеме... Чит илдә белем аласы килде, – дип башлады сүзен Алсу.

Швейцариядә яшәүче профессорны ире табып, тәкъдим иткән. 2018 елда исә Алсу халыкара композиторлар фестивалена гариза җибәргән булган. Якташыбызны дөнья композиторлары арасыннан сайлап алып, 1,5 айга укырга чакырганнар. Швейцариядәге Люцерн шәһәренә тагын сигез стипендиат килгән. Укырга бару, яшәү өчен барысын да чакыручылар түләгән. Студентлар концертларга йөргән, осталык дәресләрендә катнашкан, төрле илләрдән композиторлар һәм профессорлар белән очрашкан. Алар арасында Алсуның ире Иван сайлаган Дитер Амманн исемле профессор булган.

Якташыбызга укытучысы рус һәм совет чоры композиторларын яхшы белүе, бик белемле булуы белән ошаган.

– Мин Люцерндагы югары уку йортына документларымны тапшырдым. Бер елдан укырга чакырдылар. Ирем иртәрәк киткән иде. Ул яшәү урыны да тапкан, кешеләр белән танышкан. Шуңа күрә яңа мохиткә җайлашырга уңайлырак булды, – ди Алсу Нигъмәтуллина.

Ул композитор гомере буе укырга, өйрәнергә тиеш, дип саный. Тик менә Швейцариядә немец телендә укыталар икән. Шуңа күрә Алсуга чит тел өйрәнергә туры килгән. Белү дәрәҗәсе буенча имтихан да биргән. Кайбер фәннәр инглиз телендә укытылгач, анысын да үзләштергән. Башта авыр булган, ләкин ире ят телне тизрәк өйрәнгән, хәтта акцентсыз сөйләшә икән. Инде хатынына да булыша. Шулай да, Алсу укыган консерваториядә рус телен белүчеләр күп: Грузия, Белоруссия, Украина һ.б. урыннардан килгән кешеләр белән иркенләп сөйләшеп була икән. Казаннан килеп укучылар да бар. Ләкин араларында татар телендә сөйләшүчеләр юк, ди.

Танышым үзе яшәгән урыннарны еш кына фотога төшереп, социаль челтәрдәге «бит»енә куя. Бик матур урыннар!

– Санкт-Петербургта көннәр, нигездә, яңгырлы, болытлы. Монда таулар да, үзәнлекләр дә бар. Ни гаҗәп, бу урыннарга караганда, Татарстаным турында уйлыйм. Җылы җәйләре, матур табигать нәкъ минем бала чагымдагы әби-бабам яшәгән Норлат, Аксубай якларын хәтерләтә. Кечкенәдән үк күзәтергә ярата идем. Шулай йөреп, күзәтеп, илһамланам, – ди Алсу.

Швейцариядә яшәсә дә, татар мәдәниятеннән аерылырга теләми якташыбыз. Бервакыт үзе язган мөнәҗәтне башкарган. Гомумән, чит илдә дә үзен горурланып татар дип атый. Шул уңайдан бер кызык хәлне дә искә алды.

Бервакыт Прага шәһәренә Дөньякүләм конкурска баргач, милләтен – «татар», килгән җирен «Татарстан» дип язган. Конкурсны оештыручылар безнең республиканы аерым дәүләт итеп кабул иткән, күрәсең. Нәтиҗәдә, Татарстан байрагын АКШ, Австралия, Чили, Франция һ.б. илләр байраклары белән элгәннәр. Катнашучылар аннан: «Татарстан нинди урын, кая урнашкан?» – дип сорашкан да икән әле.

Швейцария иле бик кечкенә булганга, шәһәрләр арасы кыска. Поезд белән 15-20 минут эчендә теләгән урынга барып җитәргә була икән. Шәһәрдә төлкесен дә, бурсыгын да очратырга мөмкин. Алсу фикеренчә, саф һава да, төпләре күренгән чип-чиста күлләр дә – барысы да кешеләр хезмәте, тырышлыгы. Анда чүпне күптән аерып җыялар, Катыргы, Пыяла, Батарея көне уздырыла. Пыяланы хәтта төсләре буенча аерып җыялар икән.

Әлбәттә, пандемия вакыты турында сорамый булдыра алмадым. Алсу әйтүенчә, Швейцариягә бу тынгысыз вакытта килгән. Язын онлайн укыган, урамга чыгарга курыкканнар. Бәхеткә, бу вакыт озак сузылмаган. Хәзер консерваториягә йөреп укый, ире белән башка шәһәрләрдә дә булганнар. Инде менә февральдә узачак фестивальгә әзерләнәләр.

Лилия Заһретдинова

Фото: А.Нигъмәтуллина  архивыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X