Туган як

«Өметсез – шайтан» дисәләр дә...

«Коронавирус» дигән зәхмәт бирешергә уйламый әле. Савыгучылар булса да, авыручылар һаман кимеми, хәтта көненә бишәр очрак ачыкланганы бар.

«Могҗиза» димичә ни диясең?

Түбән Кама госпиталендә тагын 100 кешегә урын әзерләнә. «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама мэры урынбасары Тимур Гәрәев шул хакта сөйләде. Хәзерге вакытта 300 урынлы хастаханәдә 289 авыру дәвалана, алар арасында коронавируслылар гына түгел, пневмония белән чирләүчеләр дә бар. Урыннар саны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәше буенча арттырыла.

Госпиталь табибларына, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре явып кына тора.  Шушы көннәрдә госпитальдән 90 яшьлек Гадилә Гатауллина савыгып чыккан. Аның үпкәләренең 80 проценты зарарланган булган. Әмма ясалма сулыш аппаратына тоташтырмаганнар – әбекәй җитди авыруны җиңә алган.

Аның табибы Илдар Бишев сөйләвенчә, Гадилә әби 15 октябрьдә авырый башлаган. 11 көннән томография тикшерүе 3нче-4нче дәрәҗә пневмония авыруын күрсәткән. Әбекәйне госпитальгә яткырганнар.

– 31 октябрьдә Гадилә Гатауллинаны чыгардык. Тиз арада савыга алуына үзем дә гаҗәпләндем. Бу яшьтә пневмония бик авыр кичерелә. Моны «могҗиза» дип кенә әйтә алам. Гадилә әбинең холкы да нык, ул сугыш вакытын күчергән, медицинада 30 еллап эшләгән, – дип сөйли табиб. Гадилә әби исә медицина хезмәткәрләренә рәхмәт укый.

Тизрәк барып җитәләр

Шәһәрдә  Актүбә урамындагы 13а йортта урнашкан хастаханә янында чатырлар куюлары турында хәбәр иткән идек. Анда авыруларга компьютер томографиясе ясала.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы коронавирус һәм пневмония авыруларына шик булган кешеләрне китереп, башка чакыру буенча китеп бара. Кешене 30-40 минут тикшерәләр, бу вакытта ул чатырда көтеп тора. Тикшерү нәтиҗәсе буенча фельдшер авыруның үпкәләре торышын карый. Зарарланып, куркыныч хәл туган очракта сырхау кешене госпитальгә илтәләр. Моның өчен чатыр янында бер машина тора.

– Моңа кадәр компьютер томографиясе ясала торган хастаханә янына берничә машина җыела иде. Чатыр куелгач, машиналар авыруларга тизрәк барып җитә; сүз инфаркт, инсульт буенча шалтыратулар турында бара. Салкын тиюләр белән бәйле авыруларда тоткарлык бар әле, –  ди үзәк хастаханә баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Марс Мостафин.

 

Даруны табиб кына билгели!

 

Ә даруханәләрдә антибиотикларның кайберләре сатуда бөтенләй юк. Социаль челтәрләрдә коронавирустан дәвалану «схема»сы куйгач, анда күрсәтелгән даруларны сәламәт шәһәрдәшләр дә алып бетергән. Ул «схема»ны кем уйлап чыгаргандыр, анысы билгесез. Танышыгызга ярдәм итсә дә, сезгә ярдәм итәр дигән сүз түгел. Диагнозны терапевт кына куя, даруларны да ул билгели.

– Тын юлларының кискен ялкынсынуы булсынмы, коронавирусмы, дәвалау антибиотиктан түгел, ә вируска каршы дарулар кабул итүдән башлана. Көчлерәк даруны табиб билгели, – дип аңлата республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенең Түбән Кама буенча идарә начальнигы Ольга Кәрамова.

Әлбәттә, танышларың, хәтта күршеләрең арасында авыручылар булса, паникага бирелү бик җиңел. Кешеләр үз-үзләренә диагноз куя башлый. Әмма тән температурасы күтәрелү һәм хәлсезлек – коронавирус түгел әле. Аның төп билгесе – ис сизү һәм тәм тою сәләте югалу. 

Аннары даруның куллану вакыты чикле булуын да истә тоту зарур. Кемдер алдан сатып алыр да авырмас, ә кемдер чирләп, кирәкле даруны эзләп интегер. Шушы көннәрдә, ТРның санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе рецепт буенча бирелә торган даруларны сатуга күзәтчелеген арттырды. Даруханәләргә даруларны һәм медицина эшләнмәләрен бер кешегә икедән артык бирмәскә киңәш ителде.

Тикшерәләр

Шәһәребездә хокук сакчылары һәм «Роспотребнадзор» белгечләре коронавируска каршы чаралар үтәлешен даими тикшерә: сәүдә үзәкләрендә, транспортта һ.б. урыннарда рейдлар еш оештырыла. Күптән түгел «Роспотребнадзор» 18 мәктәпне тикшергән, шуларның сигезендә  хезмәткәрләрнең һәм укучыларның тән температурасы үлчәнмәве, пешекчеләрнең битлекләрсез эшләүләре, шулай ук кайберләрендә дезинфекция чаралары үтәлмәве ачыкланган. Мондый вакытта административ беркетмә төзелә, җәзаны исә суд билгели. Дөрес, бу чаралардан зарланучылар да күп, әмма кешеләргә карата таләпләрне шундый юл белән генә үтәргә мәҗбүр итеп булгач...

Исегезгә төшерәбез, кулларны даими юып торыгыз, бүлмәләрне җилләтегез, дезинфекция турында онытмагыз. Битлекләрне транспортта, парковкада, лифтта, кеше күп җыелган урында кияргә кирәклеген истән чыгармагыз.

Лилия Заһретдинова

Фото:https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: