Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Мөнәсәбәтләре төрлечә

Илдәге гаиләләр составы анализын бары тик халык санын исәпкә алгач кына ясап була. Башка чыганаклар җәмгыятьтә бу хакта дөрес мәгълүмат биреп бетерми.

Илдә күп кенә гаиләләрдә ата яки ана балаларын ялгызы тәрбияли. Кайбер гаиләләрдә берничә буын вәкиле – әби-бабай, әти-әни, балалар, оныклар яши. Халык санын исәпкә алганда исә үзләрен «ир»ле дип яздыручы хатыннар саны «хатыным бар» дип яздыручы ирләргә караганда күбрәк була. Моның сәбәбе түбәндәгечә аңлатыла.
Әйтик, 2010 елда халык саны исәпкә алынгач, 16 яшь һәм аннан олырак кеше саны 119,7 миллионга җиткәне ачыкланды, шуларның 65,5 миллионы – хатын-кызлар һәм 54,2 миллионы – ир-егетләр.
2010 елда теркәлгән һәм теркәлмәгән гаилә итеп үзләрен 33,2 миллион ир һәм 33,3 миллион хатын яздырган. Ә 13,2 миллион ир һәм 10,8 миллион хатын үзләрен беркайчан өйләнмәгән һәм кияүгә чыкмаган дип күрсәткәннәр. Аерылышучыларга килгәндә, аларның саны 4 миллион һәм 7,6 миллион дип күрсәтелгән.
Шунысы кызыклы: рәсмиләштерелмәгән килеш яшәүче ирләр һәм хатыннар үзләре турында мәгълүматны төрлечә бирә: хатыннар үз-ләрен никахлы дип санаса, ирләр буйдак дип әйтә икән. Һәм бу күренеш бездә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә күзәтелә.
Шулай да, тикшерүләр күрсәткәнчә, теркәлгән гаиләләр саны күбрәк. Дәүләт социаль программалар, ташламалар төрләре һәм күләме халык санын
исәпкә алу нәтиҗәләренә бәйле. Мәсәлән, 2002 елда халык саны исәпкә алынгач, ана капиталы программасы тормышка ашырыла башлады.
2021 елның апрелендә узачак Бөтенроссия халык санын исәпкә алу вакытында теркәү битләрендә гаилә хәле буенча алты категориясе күрсәтеләчәк:
– гаилә теркәлгән;
– гаилә теркәлмәгән;
– рәсми рәвештә аерылышкан;
– аерым торабыз;
– тол;
– беркайчан өйләнмәдем (кияүгә чыкмадым).
Бөтенроссия халык санын исәпкә алу киләсе елда 1-30 апрельдә булачак һәм санлы технологияләр ярдәме белән узачак. Исәпкә алучыларга махсус планшетлар өләшенәчәк. Теләгән кешеләр аерым участокларга, күп функцияле үзәкләргә барып, үзлә-ре турында мәгълүмат калдыра ала.

Фото rosstat.gov.ru сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X