Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Халык бөек улы белән хаклы горурланды

26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Шигырь бәйрәме. Бу сүзләр һәрчак янәшә куела. Быел Шигърият бәйрәме республикабызда игълан ителгән «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге» елы, Россиядә игълан ителгән «Фән һәм технологияләр елы» кысаларында үткәрелде. Шуларга өстәп, шәһәребезнең 55 еллыгы да бит. Өчләтә бәйрәм!

26 апрельдә, көн салкынчарак булса да, шагыйрь һәйкәле янына шигърият сөючеләр, Тукайның иҗатына мөкиббән түбәнкамалылар, мәктәп укучылары, мәдәният-сәнгать әһелләре байтак җыелган иде. Бәйрәм Альбина Гыйлаҗетдинова башкаруында «Бишек җыры» белән башланып ките. Ул да булмады һәйкәл каршындагы мәйданчыкка «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле биючеләре килеп чыкты. Алар «Зәйнәбем» дигән биюне башкардылар.
Әлбәттә, бәйрәмне сәнгатьле итеп шигырь сөйләүдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. «Нардуган» ансамблен Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләргә чыккан үзәк китапханә хезмәткәрләре алмаштырды. Шунда ук Тукайның тормышына кагылышлы сораулар биреп, кечкенә генә викторина уздырып алдылар.
Һәм менә бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары – шәһәребезнең күренекле шәхесләре сәхнәгә күтәрелде. Алар һәйкәл түренә үтеп, башта һәйкәлгә чәчәк салдылар һәм ана телебезне саклау, аны үстерү, йолаларыбызны барлау һәм яңарту турында үзләренең уй-фикерләрен белдерделәр.
Шәһәребездә ел саен «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» дигән сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгеләре үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Быел әлеге бәйгедә 205 кеше катнашкан, шулардан 46 сы финалга чыккан. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбәракшина бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды, иҗади уңышлар теләде.
Шигырь бәйрәмен җирле шагыйрьләр катнашыннан, аларның сәнгатьле итеп шигырь укуларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Сәхнә түренә «Кама таңнары» һәм «Данко» әдәби берләшмәләре әгъзалары чакырылды. Алар Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыдылар. «Кама таңнары» әдәби беләшмәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен,
шагыйрьләр Нурулла Гаптуллин, Гөлчирә Ибәтуллина, Вәсимә Сәлахова, Ралия Кәримова, Инсаф Кашапов, Рушания Габбасова муниципаль район башкарма комитетының мәдәният идарәсе исеменнән Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Бәйрәм Нардуган ансамбле биюләре, «Илһам» эстрада җырчылары чыгышы белән үрелеп барды.
Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Бәйрәм барышында шундый шигъри сүзләр яңгыраган иде.
Чыннан да, бу көнне Татарстанның барлык төбәкләрендә, зур шәһәрләрендә дә һәм кечкенә авылларында да Шигырь бәйрәмнәре гөрләде. Бөек шагыйрьне шигырь укып искә алдылар, үзенең бөек улы белән горурланып, халык тантана итте.

Фото: Алмаз Фәттахов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев