Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Күбрәк онлайн эшләргә туры килде

Кыш бабай интервьюлары

– Узган ел бик матур башланып киткән иде, ләкин «коронавирус» дигән зәхмәтнең безгә дә килеп җитүе сәбәпле, күп кенә планнарыбыз бозылды: куеласы спектакльләр куелмыйча, әзерлек барган чаралар үткәрелмичә калды. Артистларның кайберләре авырып, кайберләре чир йоктырудан куркып, килүдән туктадылар. Шуңа күрә күбрәк онлайн эшләргә туры килде.

Алай да, пандемия булуына карамастан, тик торырга вакыт булмады. Киресенчә, эш шулкадәр күп, бер көнгә сыешмыйбыз. Әйтик, клуб өчен алъяпкычлар, тастымаллар, кулъяулыклар һ.б. әйберләр чиктем. Шулай ук конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, җиңүгә лаек булдым: әйтик, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район күләмендәге конкурста икенче урынны алдым.

Театрга килгәндә, 15 артистыбыз бар, яшьләрне дә җәлеп итәбез. Ләкин әлегә балалар белән генә әкиятләр куеп, шуларны видеога төшереп, онлайн күрсәттек. Исән-сау гына авыр чорны уздырып җибәрә алсак, олылар белән яңа спектакль куярга планлаштырам. Аны төшереп, «Идел-Йорт» төбәкара Халык театрлары конкурсына җибәрер идек. Шулай ук җыр коллективы белән дә онлайн концертларда, фестивальләрдә чыгыш ясыйбыз. Яңа елда теләгем: зәхмәтле, куркыныч чирләр узып китеп, дөньялар тынычлансын, иминлек килсен, барлык кешеләр сәламәт булсын.

Разия Якупова,

Каенлы авылы мәдәният йортының

«Тамаша» Халык театры режиссеры

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев