Туган як

Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар!

Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел һәм православие динендә булган барлык түбәнкамалыларны Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Зурлап билгеләп үтелүче бу бәйрәмнәр якты өметләр алып килә һәм йөрәкләрне игелек, сабырлык хисе белән сугара. Бу ел барыбыз өчен дә авыр булды, әмма аны үзебез өчен бер сынау дип кабул итик. Шул сынауны сынмыйча-сыгылмыйча узарга, якында яшәүчеләргә карата хөрмәт хисен саклап калырга, авыр чакта ярдәмгә килергә насыйп булсын. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар телим. Әлеге бәйрәм көннәре йөрәкләрегезгә яшәү көче өстәсен, йортларыгыз һәрвакыт җылылык белән тулып торсын!

Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: