Туган як

Истанбулның гүзәллеге, мәһабәтлелеге илһамландыра

НТР медиахолдингында күптән эшләүчеләр Алсу Рәхмәтуллинаны яхшы белә. Ачык йөзле, мөлаем, тырыш кыз берничә ел җәйләрен телевидение хәбәрчесе буларак хезмәт куйды. Аннары аның Мәскәүгә киткәнлеге билгеле булды. Инде Истанбулда яшәвен дә белдем. Ничек барып эләккән ул анда? Ничек яши? Татарлар белән аралашамы? Алсу белән элемтәгә кереп, шул хакта сораштым.

– Мин Түбән Камада туып үстем, 26 нчы мәктәптә белем алдым. Музыка мәктәбендә дә тугыз ел укыдым: фортепьянода, курайда, гармунда, баянда кубызда уйный беләм. Биергә дә йөрдем. Кечкенәдән үк төрле конкурсларда катнаша идем. Гомумән, буш вакытым калмый иде, – дип башлады сүзен Алсу.

Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан федераль университетының «Журналистика» факультетын, «Телевидение» юнәлешен сайлаган. Сагынуы шулкадәр көчле булган: атна саен Түбән Камага кайтып йөргән. Ә җәйләрен НТР медиахолдингының «Яңалыклар» хезмәтендә эшләгән. Бу тәҗрибәне үзе өчен бик яхшы мәктәп дип саный кыз. Университетны гел «бишле»гә тәмамлаган кыз, диплом алу белән Мәскәүгә, белемен дәвам итәргә, китеп барган. Әтисе Рәдиф абый белән әнисе Әлфирә апа кызларына «бюджет»ка укырга керә алса гына Мәскәүдә калырга рөхсәт иткәннәр. Алсу педагогия университетына «Халыкара мультимедиа журналистикасы» юнәлеше буенча бушлай укырга кергән һәм ике елдан шулай ук аны кызыл дипломга тәмамлаган.

– Мәскәүдә бер генә танышбелешем дә юк иде. Бер белмәгән шәһәргә киттем. Уку дәверендә Мәскәү хөкүмәтендә эшләдем. Аннары Россиядәге Япония вәкиллегенең барлык проектларында мәгълүмати координатор вазифаларын үтәдем. Бу эшне дә бик кызыклы тәҗрибә дип саныйм, – ди Алсу.

Ә бервакыт ул Төркиядә белем алырга мөмкинлек бирүче стипендия турында мәгълүматны күреп, үзен сынап карарга теләгән. Мондый «Төркия бурсалары» программасы буенча укырга мөмкинлек бирүче стипендия чит илдә уку, яшәү, ашау, кирәк булган очракта медицина ярдәме чыгымнарын да каплый.

– Биредә бик күп илләрдән килеп укыйлар. Өстәвенә стипендия дә түлиләр. Дөрес, якыннарым мондый мөмкинлек булуына ышанмадылар. Документларны җибәреп, сигез ай чамасы узгач, «Сезне программага кертәбез», дигән хат килгәч, бик гаҗәпләндем, – дип искә ала Алсу.

Кыз илчелеккә барып әңгәмә узган. Аннары икенче хат килгән. Анда Алсуга Истанбулның Мармара университетында белем алачагы турында хәбәр иткәннәр. Кызның Истанбул шәһәрендә булганы бар икән. «Их шунда яшәсәң иде», дип теләгән. Алсу яңалыкны әтисенә җиткергәч, ул да шакката, әмма кызына киртә куймый, ерак юлга җибәрә. Әнисе инде, кызганычка, 2016 елда бакыйлыкка күчкән була. Ләкин, программаның үз шартлары да бар икән. Беренчедән, анда күченгән кеше бер ел дәвамында төрек телен өйрәнеп, аның буенча имтихан бирергә тиеш. Сынауларны яхшы билгеләренә генә тапшырса, укырга калырга мөмкин. Алсу әйтүенчә, төрек телен өйрәнгәндә, аның белән бер төркемдә Африка, Америка, Гарәп Әмирлекләре, Австралия, Үзбәкстан, Казахстан илләре вәкилләре була. Тырыш һәм морадына ирешә торган кеше буларак, кыз бер ел дәвамында төрек телен үзләштерә, имтиханнарны да яхшы бирә, аннары университетка «Радио, кино һәм телевидение» белгечлеге буенча докторантурага (бездә ул аспирантура дип атала) укырга керә.

– Төркиягә 2018 елның 8 октябрендә күчкән идем. Инде ике ел узып та китте. Мин укыган төркемдә тугыз студент белем ала, шуларның икесе – чит илдән. Әмма укытучыларыбыз безне аермый: аңлыйсыңмы ни сөйләүләрен, аңламыйсыңмы, аларны кызыксындырмый. Болай белем алу, төрек телендә дәреслекләр уку авыр, билгеле. Ләкин тырышабыз инде, – дип дәвам итә Алсу.

Тырышлыгының нәтиҗәсе дә күренә. Имтиханнар вакытында кызның 95 баллдан түбәнрәкне алганы юк икән. Инде алда тагын бер сынау – дәүләт имтиханнары. Аларны гыйнвар аенда тапшырасы. Сынауларны уза алса, диссертация яза башлаячак. Хәзерге вакытта шәһәрдәшебез ныклап имтиханга әзерләнә. Шунысы да бар, Алсу Рәхмәтуллина Истанбулдагы дәүләт телевидение каналында стажировка уза. Моның өчен кыз тестлар чишкән, аның белән әңгәмә уздырганнар. Алсу өчен дәүләт каналында яңалыклар төшерүне үз күзе белән күрү, анда катнашу кызык булган. Читтә яшәүче якташларыбызның барысына да: «Яңа урынга, яңа мохиткә, чит кешеләргә ничек ияләштегез?» – дигән сорау бирәм. Алсудан да сорадым.

– Төрекләр үзләре бик ачык һәм дустанә халык, ләкин чит илдән килүчеләрне күрсәләр, кызыксынуларын яшерә алмыйлар. Кафега кереп утырдыңмы, базарга барасыңмы, сиңа текәлеп карыйлар, кайдан килгәнеңне сорыйлар. Һәрвакыт горурлык белән: «Мин Татарстаннан», – дип җавап бирәм. Еш кына: «Сез бит безнең туганнар», – диләр. Төрекләр Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчуранны, аларның эшчәнлекләрен белә, ихтирам итә, – дип җавап бирә Алсу.

Сүз уңаеннан, Истанбулда татарлар бик күп икән, хәтта «Идел – Урал татарлары» милли оешмасы актив эшли. Аның рәисе – Гөлтән ханым Ураллы барысы өчен дәү әни кебек. Яңа килүчеләр белән таныша, кирәксә, каршы ала, канаты астына сыендыра. Ә тынгы белмәс якташыбыз биредә татар яшьләре җитәкчесе итеп билгеләнгән. Иртәнге ашларны хәзерлиләр, милли ашлар пешерү буенча осталык дәресләре күрсәтәләр, биеп-җырлап татар телендә чаралар уздыралар, Сабантуй, Нәүрүз дә читтә калмый. Төрле форумнарда катнашып, татар халкы турында чыгышлар әзерлиләр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулга килгәч, милли оешма вәкилләре аны каршы алып, эшләре турына сөйләгәннәр, җырлар, шигырьләр, биюләр белән чыгыш ясаганнар. Яшьләр белән спектакль куярга әзерләнгәндә, корона-вирус пандемиясе планнарын җимергән. Алсу әйтүенчә, башта көн дә урамга чыгарга рөхсәт итсәләр, соңрак атнага берничә мәртәбә кыска вакытка гына чыга алганнар.

– Зур бер кырмыска оясы кебек «мыжлап» торган шәһәр кинәт бушап калды. Истанбулда 16 миллион кеше яши, өстәвенә, туристлар гел килеп тора. Урамга чыксаң, беркем юк, кафелар бикле... Куркытты, билгеле. Барлык чаралардан баш тарттык. Сабантуй бәйрәмен дә онлайн гына уздырдык, – ди Алсу.

Тора-бара чикләр ачылган, кыз август-сентябрь айларында әтисе, туганнары янында булып киткән. Истанбулга туристларны кертә башласалар да, куркынычсызлык таләпләре һаман үз көчендә икән. Алсу укырга гына түгел, Төркиянең истәлекле урыннарына, төрле шәһәрләренә барырга да вакыт таба. Әйтүенчә бик матур урыннар бихисап, Истанбулның гүзәллеге, мәһабәтлелеге илһамландыра. Босфор бугазы янында басып, акчарлакларны күзәтү дә никадәр рәхәт! Ә төрекләрнең тәмтомнары – телеңне йотарлык. Якыннарын бик сагынса да (елына ике генә тапкыр кайта ала), анда яшәвенә үкенми, тырышып белем ала. Алдагы 2,5 елы диссертация язу белән узачак. Уңышлар сиңа, Алсу.

Лилия Заһретдинова

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: