Туган як

Илһам Булатов: «Яңартылган канун бакчачыларны яклый»

Бакча сезоны баш-ланыр алдыннан, кыскача гына төп яңалыклар турында язган идек. Ләкин шәһәрдәшләребезнең сораулары шакый булып чыкты. Шуңа күрә бакча ширкәтләре ассоциациясе рәисе Илһам Булатов белән очрашып, бу сорауларны аңа җиткердек. Әңгәмә эчтәлекле һәм кызыклы булып чыкты.

– Быел нинди республика программаларында катнашасыз?
– Үзара салым программасында катнашабыз. Әйтергә кирәк, бу програм-мада Түбән Кама Татарстанда иң беренчеләрдән булып катнаша башлады. Бакчачылар тапшырган һәр 1 сумга республика тагын 2 сум өсти. 2017-2018 елларда бу программада бары биш район гына катнаша иде. Ул вакытта бакчачылык ширкәтләрендә байтак эшләр башкарылды. Хәзерге вакытта файданы аңлап алучылар саны артты, ә акча күләме шул ук калды. Шуңа күрә глобаль үзгәрешләр кертеп булмый. Шулай ук быел  да 5 миллион сумлык гариза бирдек. 
– Үзара салым программасы буенча җыелган акча нәрсәгә тотыла?
– Бу акча өч юнәлештә тотыла: су торбаларын, электр чыбыкларын алыш-тырабыз һәм юлларны яңартабыз. Искергән электр баганаларын алыштыру эшен махсус оешма башкара. Тиздән ут бакчаларда ел әйләнәсе булыр, моның өчен «Энергосбыт»ка түләячәкләр.  Берничә ширкәттә торбаларны алыштырдык. Узган гасырның 66-70 нче елларында сузылган тимер торбалар бит алар. Ә полипропиленнан ясалганына белгечләр 50 ел гарантия бирә. Трактор я машина белән ватмасалар, билгеле. Калган урыннарда тишек урыннарны эретеп ябыштыручылар «ямады».  
– Быел юллар төзекләндереләчәкме?
– Юлга акча азрак бирелә шул. Ләкин алай да тәвәккәлләп, гариза тапшырдык. Иң начар юлны – 110 нчы маршрутны узган ел ясадык. Бик сыйфатлы итеп эшләделәр. 4 нче массивка да кешеләр сөенеп йөри. Бүгенге көндә 121 нче маршрут («Индустрия») юлыннан зарланучылар күп. Ул Алабуга районына керсә дә, Алабуганың анда үз бакчалары җитәрлек. Кирәк булганда башкарма комитет та ярдәм итә. Өметне өзмик. Дамба юлы 
да 2024 елга кадәр төзек-ләндереләчәк, диләр.  
– Автобуслар гадәттәгечә йөрерме?
– Әйе, барысы да элеккечә кала. Билет бәясе, маршрутлар, ташламалар, вакыты. Соңгы арада еш кына конференцияләргә йөрергә туры килә. Андагы проблемалар турында сөйлиләр дә, Түбән Камада барысы да Аллага шөкер, дип кайтам. Әйтик, автобуслар йөри, ә менә пассажирлар аз, чөнки әлегә суык. Ләкин транспорт йөрүдән туктамый, буш салоннарны да еш күрергә була.  
– Кимерүчеләрне агулау буенча нинди эшләр башкарыла?
– Әлбәттә, «Роспотребнадзор» белән елдагыча килешү төзибез. Чүп савытлары торган урыннар янында язын-көзен дератизация уздырыла.  Бак-чачылар шулай ук бухгалтериягә мөрәҗәгать итеп, гариза калдыра ала. 
Белгечләр аларга да керәчәк.  
– Быел чүп түгү өчен өстәмә контейнерлар сатып алыначакмы? 
– Бу сезонда контейнерлар җитәрлек. Рес-публика программасы буенча ширкәтләр чүп савытлары белән тәэмин ителде, чүп чыгарыр өчен махсус урыннар булдырылды. Вакытында чыгарып  җитешергә генә кирәк. Гадәттә, контейнерлар язын-көзен, бакчаларда өмәләр барган вакытта тиз тула. Күз алдыгызга китерегез әле: ялларда бөтенесе төшеп, җыялар, чүпне чыгаралар. Әлбәттә, савытлар тиз тула. Хәтта зур бункерлар да аркылып чыга. Кешеләр чүпләрен кире алып керми бит инде, янәшә ташлый.
– Чүпне тиешсез урында ыргытып калдыручыга җәза каралганмы?
– Башта аңлатабыз. Кешеләрне аңлап була, өлкәннәргә кайчак 
бару авыр, ләкин контейнерны да адым саен куеп булмый. Без алар артыннан җыябыз, чөнки экологлар, янгын сүндерүчеләр тикшерә, чүплекләр өчен зур штрафлар сала. Ләкин соңгы еллар-да халык барыбер аңлый башлады. Кисәтү өчен элмә такталар ясаттык, аларны урнаштырабыз. 
– Быелдан чыгарылган чүп күләме буенча түләячәкбез дип ишеттем. Дөресме?
– Дөрес. Бакчачылык ширкәте буенча чыга-рылган чүп өчен акчаны барлык кешеләргә бүләбез дә, шулай түлиләр. Элек өлкәннәр бернәрсәне дә әрәм итми, чүптән компост ясыйлар иде. Яшьләр исә бакчаларына үлән чәчәләр, шуның өстен чабып, чыгарып ташлыйлар. Шуңа күрә бакчачылар союзында чүпне аерым җыярга кирәк, дигән карарга килдек. Компост ясап, бакчачылар-га ашлама итеп сатарга да була.
– Бакча өчен түләүдә тагын нинди яңалыклар бар?  Бәяләр арту көтеләме?
– Чүп чыгару артырга мөмкин. Элек моның өчен 100-200 сум алынса, быел 1000 сумга кадәр артырга мөмкин. Чөнки чүп өчен аерым оешма  «Гринта» операторы җавап бирә. Су, электр бәяләре арта, билгеле. Кешеләр йортларына аерым исәпләү приборы куйдырдым һәм аның буенча гына түлим дип уйлый. Ләкин су насосы электр белән эшли, кайбер ширкәтләрдә урам да яктыртыла. Моның өчен дә түләргә кирәк. Элек акчаны кассага җыйсак, хәзер аерым счетка банк аша күчерергә кирәк. Эшләр килешү төзе-
леп башкарыла. Барысы да рәсми рәвештә, салымнар түләнә. Күңелебез тыныч.  
 – Җәен кайбер бакчачылар тавык тоталар. Ләкин канун моны рөхсәт итми, дип ишеттем. Бу хакмы?
– 2019 елда кабул ителгән канун буенча тыела. Элек тавык кына түгел, кәҗә дә асрадылар. Кайбер «эшмә-кәрләр» Корбан гаете алдыннан 20 ләп сарык симертә иде. Хәтерлим, бервакыт бер бакчадан сарыклар качып, башка бакчага кереп, бөтен яшеллек-не ашап чыкканнар. Яңартылган канун бакчачыларны яклый. Алай да, күршеләр каршы килми икән, тавыкларны нишләп тотмаска?
– Яңа канун безгә нәрсә бирә һәм нәрсә таләп итә?
– 2019 елга кадәр без 1996 елгы канун белән яшәдек. Хәзер күп нәрсә үзгәрде.  Әйтик, элек бакчада берни үстермәгән кеше соравы буенча түләвен киметә ала идек. Хәзер исә ул бакчасын карамаган өчен штрафка тартыла. Ташлан-дык бакчалар да бар. Аларның хуҗалары я киткән була, я төрмәдә утыра, я вафат. Ләкин безнең аңа тотынырга хакыбыз юк. Тик менә взносларын ике ел дәвамында түләмәсә, өченче елда инде судка бирәбез.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: