Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

«Гармун сайрый да сайрый»

Түбән Каманың «Чишмә» гармунчылар ансамбле Удмуртиянең Ижау шәһәрендә узган фестивальдә катнашып, җиңүгә лаек булган.

«Чишмә»нең җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флер Гайнемөхәммәтов 75 яшендә булса да, иҗат кешесе өчен «ял» дигән төшенчә, гомумән, юк дип саный. Гармунчылар конкурсы турында ишеткән саен катнашырга, барырга тырыша.
– Бу бит үзебезне күрсәтү генә түгел, билгеле, аралашу мөмкинлеге дә. Ижау ерак дип тормадык, анда да киттек. Үзебездә дә гармунчылар фестивале уздырган бар, ләкин анда оештыру дәрәҗәсе бик югары иде, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Флер абый.
Ижауда беренче тапкыр узган бу фестивальдә Удмуртия, Татарстан, Башкортстан ансамбльләре һәм аерым чыгыш ясаучылар катнашкан. Тагын бер катнашучы Мөнҗия Хәлимова, әйтүенчә килеп төшкән кунакларны үзиреклеләр каршы алган. Гармун, тальян, баян моңнары сәхнәдән дә, урамнан да агылып кына торган. Ә мәртәбәле жюри әгъзалары арасында Фән Вәлиәхмәтов һәм Кирам Сатиев булган.
– Флер абый фестиваль турында бик кайгылы чагымда хәбәр итте. Май аенда иремне җирләгән идем. Ләкин Флер абый бик ярдәм итте, мондый вакытта өйдә ялгыз утырырга ярамый, дип, Ижауга чакырды, «Арабызда бер чәчәк, җимеш кебек булырсың», диде. Түбәнкамалыларны анда беләләр, безнең чыгышны игълан иткәч тә, залдагылар алкышларга күмде, – ди Мөнҗия апа.


Чыннан да, фотоларда да, видеоларда да ирләр арасында бер хатын-кыз гармунчы матур күренә икән. Түбәнкамалылар әйтүенчә, көндәшләр арасында бик көчле коллективлар булган. 80 яшьтән арткан бабайлар да гармунда өздереп уйнап, сокландырган. Нәтиҗәдә, «Чишмә» ансамбле һәм Каенлы авылыннан Рәйхан Нәфыйков беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булган.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев