Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Безнең теләк – матур һәм тыныч тормыш

Шундый чараларның берсе – «Батырлар юллары буенча» автомотойөреш 5 майда шәһәребез һәм районыбыз күләмендә зурлап үткәрелде.

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызны искә алуга багышланган бу чара Түбән Камада сигезенче ел рәттән оештырыла. Узган ел исә барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында гына узмыйча калган иде. 
Автоколоннада быел автомәктәпләр, ДОСААФ курсантлары һәм байкерлар, 24 автомобиль һәм 10 мотоцикл, бар лыгы 130 дан артык кеше  катнашты.
– Акциядә катнашырга кирәк дип саныйм, мондый чаралар яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисен тәрбияли. Алар геройларны искә алырга, белергә һәм тыныч вакытта яшәүләре белән горурланырга тиеш, – ди ДОСААФ автомәктәбе начальнигы Светлана Борисова. 
Башта барысы да Җиңү монументы янында җыелып геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.  Аннары шәһәр урамнарын узып, районыбыз авылларына юнәлделәр. Сугыш ге-ройлары яшәгән алты авылга кереп, аларны искә алдылар. 
1-9 майда исә «Җиңү тәрәзәләре» дигән матур акция уздырыла. Кешеләргә фатир һәм йорт тәрәзәләрен Георгий тасмалары, кәгазьдән кисеп ясалган кызыл йолдызлар, ак күгәрченнәр, ветераннарга рәхмәт сүзләре белән бизәргә тәкъдим ителә. Аннары тәрәзәне фо-тога төшереп #ОКНА_ПОБЕДЫ хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга мөмкин. «Җиңү тәрәзәләре» акциясе сайтында рәсем ясау өчен трафаретлар да урнаштырылган.  
Ә менә «Үлемсез полк» акциясе, кызганычка, икенче ел рәттән бары тик он-лайн форматта оештырыла.  Теләгән һәркемгә 7 майга кадәр үз бабасы фотосын, аның турында мәгълүмат җибәреп, онлайн-чарага кушылу мөмкинлеге тудырылды. Акция 9 майда 15.00 сәгатьтә башлана. 
Түбән Кама үзәк хастаханә хезмәткәрләре балалары һәм оныклары Җиңү Көненә багышланган иҗади бәйгедә катнашкан. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен котлау открыткалары ясаганнар. Аларның барысын да хәзерге вакытта хастаханәдә ятучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, Түбән Кама дәвалау учреждениеләрендә эшләп киткән ветераннарга тапшырачаклар.
– Әлеге бәйгедә буыннар арасындагы бәйләнеш ныгытыла. Ветеран-нарны аларның оныклары онытмас дип ышанабыз, – диде үзәк хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин. 
Түбән Кама яшьләре дә калышмый. Алар белән горурлану өчен сәбәп табылып кына тора. Мәскәү шәһәрендә Росгвардиядә хезмәт итүче Рамил Галләмов Җиңү Парадында катнашачак. Егет 24 нче лицейда белем алган, соңыннан нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумын тәмамлап, хәрби хезмәткә алынган. Моңа кадәр мондый дәрәҗәгә өч тапкыр Алексей Фокеев (исемен Преображение полкының Мактау китабына керткәннәр), Вадим Струминский лаек булганнар иде. 
Түбәнкамалыларны Җиңү бәйрәме белән Кол Гали исемендәге милли ки-тапханә хезмәткәрләре тематик фотосессиядә катнашып котлаганнар. 
– «Сугыш хатын-кызлар өчен түгел» акциясе узган ел игълан ителсә дә, без аны быел да дәвам итәргә булдык. Бергә сөйләштек тә, фотосессиядә катнаштык. Кемдер хәрби кием киде, кемдер милли кием. Сугышка озату, «Привал» темаларын алдык. Кием белән «Ләззәт» ансамбле тәэмин итте. Гомумән, процесс та, нәтиҗәсе дә бик ошады, – дип тәэсирләре белән уртаклашты китапханәче Гөлүсә Полякова.   
6 майда исә Түбән Камада «Хәтер бакчасы» акциясе узды. Түбәнкамалылар Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 76 нарат утыртты.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев