Авылда эшләгән һәм яшәгән өчен

Авылда озак еллар эшләгән 60 меңләп пенсионерның пенсия акчасы артачак.
Моның өчен кешенең картлык яки инвалидлык буенча пенсия иясе булуы һәм авыл җирлегендә кимендә 30 ел хезмәт куюы, хәзерге вакытта авылда яшәве һәм эшләмәве шарт. Шул очракта гына пенсия акчагызга 1511 сум 12 тиен өстәләчәк икән. Авыл стажына кергән һөнәрләр исемлеге бар. Анда барлыгы 500 дән артык белгечлек күрсәтелгән. 2019 елдан исемлеккә яңа һөнәрләр өстәлгән. Мәсәлән, исемлек диспетчер, лаборант, табиб-эпизоотолог, ветеринария даруханәләре мөдирләре, шәхси эшмәкәрләр һ.б. белгечлекләр белән тулыландырылган.
Ә менә авыл хуҗалыгы советында, авыл кибетләрендә, балалар бакчаларында, медицина пунктларында эшләгәннәргә пенсия арттырылмый. Дөрес, бу оешмалар колхоз, совхоз, КФХ составына кергән очракта, акча өстәлә. Шулай ук гомер буе шәһәрдә эшләп, ахырдан авылга күченгәннәр дә өстәмә акча алмаячак.
Әгәр дә кеше гомере буе авылда эшләп, картайгач, шәһәргә китсә, пенсиясе авылга кайткан очракта гына артачак. Әгәр дә әле дә эшләсәгез, өстәмә акча алу өчен, эштән киткәч, пенсия фондына гариза язарга туры киләчәк. Өстәмә пенсия алып, эшкә урнашсагыз, ул акчадан коры калачаксыз. Алган акчаны кайтарырга туры киләчәк.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 14:45Ашлаган җир аш бирә Бик күпләрнең инде тәрәзә төпләрендә, балконнарында гөрләп татлы борыч, помидор, баклажан үсеп утыра.4700
-
19 апрель 2021 - 10:18Матур күренсә дә, чүп үләне Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.5200
-
19 апрель 2021 - 08:47Ашларыгызны тәмле пешерегез! Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.3800
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә...Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.29100
-
17 апрель 2021 - 13:33Сыналган язмышлар Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәге күрсәткән фронтовик апаларга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләп, җиңүне якынайткан гүзәл затларга багышлана.8002
-
19 апрель 2021 - 10:18Матур күренсә дә, чүп үләне Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.5200
-
19 апрель 2021 - 14:45Ашлаган җир аш бирә Бик күпләрнең инде тәрәзә төпләрендә, балконнарында гөрләп татлы борыч, помидор, баклажан үсеп утыра.4700
-
19 апрель 2021 - 08:47Ашларыгызны тәмле пешерегез! Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.3800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика