Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Үзләреннән эшләтергә кирәк»

"Яман гадәт китми» диләрме әле? Менә шәһәребездә дә шундый гадәт бар: яңа әйбер куелса, парк төзелсә, аны һичшиксез җимерергә, әшәкелек кылырга кирәк. Хәтта үзем дә яңа үзгәрешләрне карап йөргәндә, ирексездән: «Бигрәк матур, ләкин тиздән ватарлар инде», – дип уйлап куям.

Кибет тәрәзәләре, яңа тукталышлар, таганнар, фонтаннар... Үсмерләр кулы бар нәрсәгә җитә. Их шул энергияне спортка куйсалармы, Түбән Кама әллә кайчан танылыр иде! Күптән түгел, яшүсмерләр кабат Яшьлек урамындагы «Велики» паркын җимергәннәр.

Элек «Автошәһәрчек» дип аталган бу урынны тулысынча үзгәртеп, матурлау өчен күп көч куелды: түбәнкамалылар белән сөйләшүләр үткәрелде, тәкъдимнәре кабул ителде, проектлар төзелде. Нәтиҗәдә, бу урында әкияти шәһәрчек барлыкка килде.«Велики» музее да республикада танылган.

Әмма заманы шундыймы, әллә безнең шәһәр кешеләре менталитетымы? Соңгы өч айда гына подрядчы оешмалар тарафыннан парктагы йортларга ремонт ясалган, уен комплекслары төзекләндерелде һ.б. эшләр башкарылган иде. Хулиганнар сәхнәне дә берничә тапкыр җимереп, андагы тәрәзәләрне ватканнар, оятсыз сүзләр язып калдырганнар. Сабыйлар атына торган таганнар да читтә калмаган... Җирдәге резин түшәлмәне кисәк-кисәк чыгарыр өчен күпме көч-куәт кирәк! Гомуми зыян күләме 380 мең сум тәшкил итә.

–«Велики» – шәһәрдәге паркларның иң яңасы. Бирегә үсмерләр бик еш килә. Алар мондагы милеккә төкереп карый, – дип ачулана бердәм заказ бирүче дирекциясенең директоры вазыйфаларын башкаручы Максим Санков.

Видеокамералардагы язмалардан күренгәнчә, алар, гадәттә, кичен төркемләп «ял» итәргә килә. Сакчылар кисәтү ясаса, үсмерләр сүгенеп кенә китеп бара. Андый эшләр кылыр өчен, үсмер нинди халәттә булырга тиеш? Бу сорауны без психолог Татьяна Агаповага бирдек.

– «Вандаллык» дигән күренеш борынгы«вандаллар» кабиләсе белән бәйле. Ул кабилә вәкилләре – цивилизацияле шәһәрләрне җимергәннәр. Бүгенге көндә матурлыкны, кадерле әйберне, һәйкәлләрне ватучыларны вандаллар дип йөртү гадәткә кереп калган. Җимерергә омтылу һәр кешедә табигатьтән килә, әмма кемдер үзен бәйдә тота ала, кайберәүләр бар көчен төзүгә, матурлыкны булдыруга юнәлтә һәм искиткеч әйберләр барлыкка килә. Андый кешеләр башкалар белән аралашудан, үз тормышларыннан, яңа проектлардан, максатларга ирешүдән тәм таба белә, – дип аңлата Татьяна.

Психолог фикеренчә, ватып-җимерүгә кимсетелгән кешеләр бара: аларны өйдә дә, мәктәптә дә аңламыйлар, көләләр, рәнҗетәләр, игътибар итмиләр. Бу үсмерләр башкалардан көнләшеп, үчләшеп яши. Араларында, тәртипле гаиләләрдән булганнары да бар. Кайчак үсмер өчен компаниягә керү бик мөһим, шул максат белән алар теләсә нинди әшәкелек кыла ала. Бу «батырлык»ларның сәбәбе ни генә булмасын, шәһәр милкенә шактый зыян салына. Үсмерләрнең шәхесләре әлегә ачыкланмаган. Максим Санков әйтүенчә, моннан соң парк милкен ваткан очракта, җаваплылыкка үсмерләрнең әтиәниләре тартылачак. Тотып, исемнәрен ачыклап булса, билгеле. Миңа калса, әти-әниләрен җавапка тарту әллә ни үзгәртмәячәк. Балаларның үзләреннән җыйдыртырга, тәртипкә китертергә, җәмәгать эшләренә тартырга кирәктер. Моңа игътибар бирүче, җәзага тартучы юк. Шәһәребез милке шундыйлар кулына калырмы?

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X