Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Үзенә дә ташлана язганнар

Җәен кызганып ашаталар, суыткач, ничек котылырга белмиләр. Хуҗалары бакчалардан шәһәргә китеп йортсыз калган этләрне ашатучы юк. Шуңа да алар, ризык эзләп, көтүе белән килеп, хуҗалыкларга зыян сала. Шундый зыян күрүчеләрнең берсе – Анна Николаевна. Күптән түгел ул НТРның «Яңалыклар» хезмәтенә шалтыраткан.

Анна Николаевна «ВАЗ-1» бакчачылык ширкәтендә 20 ел тавыклар тота. Моңа кадәр кыргый этләрнең бу якларда күренгәне булмаган. Алар кетәклеккә ишектәге тимер челтәрне ертып кергән. Дүрт тавыкны чәйнәп өзгәннәр, өчесен имгәткәннәр, тагын өчесе юкка чыккан. Таяк белән куа башлаган хуҗага да ташлана язганнар әле. Җитмәсә, исән калган тавыклар берни ашамый, күкәй салмый. Шулай итеп, Анна Николаевнаның күпме хезмәте юкка чыккан?!
Бу беренче очрак кына түгел. Әлеге ерткычлар быел февраль аенда «Строитель» бакчачылык ширкәтендә – куяннарны һәм тавыкларны, узган ел сентябрь аенда Олы Аты авылында кәҗә бәтиен талаганнар.  
Мондый куркыныч янаганда, телефоннан 072 номерына шалтыратырга кирәк. Хәзерге вакытта Түбән Камада хуҗасыз мәче һәм этләрне аулау белән шәһәрне комплекслы төзекләндерү предприятиесе шөгыльләнә. Белгечләр алдан бирелгән гариза буенча гына эшли. Бакчачылык ширкәтләренә килгәндә, рәис мәсьәләне предприятие белән килешү төзеп хәл итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев