Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Үзара хезмәттәшлеккә тагын бер адым

Узган елның көзендә Даламан һәм Бигеш аэропортлары арасында турыдан-туры рейслар ачу турында Anex Tour туристлык компаниясе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашында килешүгә кул куелган иде.

Һәм менә 26 майда Бигеш аэропортыннан 189 турист утырган самолет Төркиягә очты. Әлегә кадәр бу юнәлештә очыш бары тик Казан шәһәре аша гына мөмкин иде.
Яңа авиарейсны ачу тантанасында Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Бигеш аэропорты генераль директоры Сергей Романцов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, туризм буенча Дәүләт комитеты вәкиләре һ.б. катнашты. Кама аръягы территориясеннән очучы беренче туристларны тәбрикләргә Даламан аэропорты генераль директоры Хәмди Гювенч та килгән иде.
«Бигеш-Даламан рейслары ачылу тугандаш шәһәрләребез Түбән Кама һәм Мармарис белән уртак проектларны гамәлгә ашыруда Төркия белән лаеклы яхшы адым булып тора. Сүз дә юк, бу башлангыч үзара зур хезмәттәшлеккә, шул исәптән, түбәнкамалыларга уңайлы ял итү урыны булдыруга да ярдәм итәчәк. Бу проект безнең халыкларны берләштерә», – диде, туристларны ялга озату юлламасы биреп, Айдар Метшин.
Шунысын да искәртү урынлы: бу ел башында Түбән Кама һәм Мармарис шәһәрләре арасында хезмәттәшлек турында кул куелган килешү кысаларында, Түбән Кама туристларына, җирле профсоюз оешмаларына кергән предприятиеләр хезмәткәрләренә Anex Tour туристлык фирмасы аша Мармарис юнәлешендә билетлар сатып алуда ташламалар да ясалачак. Ике тугандаш шәһәр арасында уртак проектларны тормышка ашыруда башка планнар да бар. Әйтик, студентлар алмашу, балалар һәм гаилә ялын оештыру, мәдәни һәм икътисади чаралар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев