Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Әйтеп кенә аңламыйлар

«Һәр кеше бу җирдә үз эзен калдырып китәргә тиеш», диләр. Ләкин аны һәркем үзенчә калдыра.

Ике атна элек Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркының аяныч хәле турында язган идек. Инде менә Кызыл Чишмә бистәсенең Кама елгасы буенда
урнаштырылган фонтанны ватканнар.
Ә «Гаилә» паркында ирләр (!) «коры» фонтан өстендә сикереп, аның да «башына җитә» язганнар. Шушы көннәрдә Тынычлык урамында велосипедчылар өчен тотканы кискәннәр, Нефтехимиклар паркына таба барганда, Химиклар урамында юл кырыендагы чүп савытларын ватканнар. Боларны шәһәрдәшләр фотога төшереп, аларны социаль челтәрләргә дә урнаштырганнар. Шәһәрдәшләр бу күренешкә битараф калмадылар: «Аннары шәһәр безнең өчен берни эшләми дип зарланабыз. Бәлки, үзебездән башларгадыр?», «Табып, җитди җәза бирергә кирәк. Яңаларын куйдыртып, штраф салырга. Шулай итмәсәләр, берни үзгәрмәячәк», «Мондый кешеләргә намуслары турында искә төшерү файда китермәячәк, җәза гына нәтиҗә бирәчәк», «Үсмерләрнең булганның кадерен белмәүләре бик аяныч» һ.б.  фикерләрне калдыручылар да күп булды.
Кызганычка, мондый күренешләр Түбән Камада еш күзәтелә. Әйтик, өр-яңа тукталыш павильоннары урнаштырыла башлагач, пыялаларын ничә тапкыр
ваттылар?! «Гаилә» паркында тренажерлар, эскәмияләр, Тукай паркында сыннар, «Кояшлы алан»да чыршы вату очраклары даими күзәтелеп тора...
Дөрес, яңа куелган әйберләрне гарантия буенча я алыштыралар, я төзәтәләр, әлбәттә. Велосипедчылар өчен тотканы икенче көнне алыштырып куйганнар
иде инде. Хакимияттә чүп савытларын да тикшереп, төзәтергә яки алыштырырга вәгъдә бирделәр. Тик алыштыру белән вандалларның мөнәсәбәте үзгәрсә иде. Мондый тәртипсезлекләр дәвам итсә, шәһәребез ямен һаман бетерсәләр, аны төзекләндерүдән, яңартудан ни мәгънә соң?!

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев