Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Йөк машинасына бәрелгән...

2 июльдә сәгать иртәнге 2ләр тирәсендә Зәй шәһәреннән 9 километр ераклыкта юл-транспорт һәлакәте булган. Самара-Ижевск маршруты белән барган «Неоплан» автобусы «КамАЗ» белән бәрелешкән. Автобус юл кырына төшеп, яна башлаган. Коткаручылар берничә минуттан килеп җитеп янгынны тиз арада сүндергән, тик... Билгеле булганча - 14 кеше һәлак, шулар арасында - 2 бала....

2 июльдә сәгать иртәнге 2ләр тирәсендә Зәй шәһәреннән 9 километр ераклыкта юл-транспорт һәлакәте булган. Самара-Ижевск маршруты белән барган «Неоплан» автобусы «КамАЗ» белән бәрелешкән.
Автобус юл кырына төшеп, яна башлаган. Коткаручылар берничә минуттан килеп җитеп янгынны тиз арада сүндергән, тик... Билгеле булганча - 14 кеше һәлак, шулар арасында - 2 бала. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган 15 пассажирны Зәй дәваханәсенә озатканнар.
Үлгәннәрне бары тик генетик экспертиза ярдәмендә ачыкларга туры киләчәк. Автобус һәм «КамАЗ» йөртүчеләр кулга алынган, җинаять эше кузгатылган. Татарстан хөкүмәте хәбәр итүенчә, үлүчеләр гаиләләренә 1әр миллион сум акча түләнәчәк, җәрәхәтләнүчеләр 100 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр матди ярдәм алачак.
2 июльдә матәм көне игълан ителде, бу көнне буласы Сабантуйлар киләсе атнага күчерелгән.
http://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев