Туган як

Җәйге гарасат шаукымы

29 июньдә районыбызның берничә авылы аша узган гарасат, аеруча, Кызыл Чапчак халкына зур зыян китергән. - Көндезге сәгать өчләр тирәсендә башланды. Олы Аты борылмасыннан күтәрелде дә, басудагы туфракны күтәреп, кап-кара булып килде. Беренче китереп бәрүендә безнең зур тупылны аударды, - дип сөйләде безгә Кызыл Чапчакта яшәүче Гакыйф абый Борһанов. -...

29 июньдә районыбызның берничә авылы аша узган гарасат, аеруча, Кызыл Чапчак халкына зур зыян китергән.
- Көндезге сәгать өчләр тирәсендә башланды. Олы Аты борылмасыннан күтәрелде дә, басудагы туфракны күтәреп, кап-кара булып килде. Беренче китереп бәрүендә безнең зур тупылны аударды, - дип сөйләде безгә Кызыл Чапчакта яшәүче Гакыйф абый Борһанов. - Бер генә юнәлештә яумады, яңгыры-ние белән бөтен җирне бөтереп алды. Ярты сәгатьләп баргандыр... Үзәк урамның почти буеннан-буена түбәләрне җимерде. Бер өйнең түбәсен каерып һавага күтәреп, өч йорт аркылы кеше өенә төшергән. Түбән очта Марат Гыйләҗев өенең түбәсе юк, йорты гына тора, ә гараж түбәсен күтәреп, урам аша алып чыгып, каршы йортның түбәсен җимергән. 8 метрлы балкаларны да тотып аткан, урамда аунап ята. Роза Бәдретдинованың ике катлы йортының түбәсен бер метрга күчергән, чактан гына җиргә төшмичә эләгеп калган... Садовая урамында да 6-7 йортның түбәсен кубарып бетергән. Берәүләр яңа йорт җиткергән иде, түбә калаен таратып очырткан. Бу давылда яңа җиткерелгән йорт-җир бик нык зыян күрде. Элек бит беркетеп куела иде кирпечкә, хәзер беркетелми, күрәсең, шунлыктан күтәрә дә алып китә түбәләрне...
Бу гарасатта бар кешегә караганда да бик нык зыян күргән Искәндәр Гарифуллинның әнисе Гөлнур исә безгә түбәндәгеләрне җиткерде.
- Гарасат башланганда балалар барысы да өйдә булганнар. Башта түбәгә тотынган давыл. Искәндәр түбәне саклап калырга теләп, тышка чыкмакчы булган, тик Лилия чыгармаган. Түбәне кубарып алып тау астына ук ыргыткан. Такталарын да тау астына алып төшкән, өйләренең түшәме дә юк. Ярый, Лилиянең башы эшләгән, ике мендәрне базга ыргытып, балаларын шунда төшергән, алар артыннан үзләре дә базга төшкәннәр. Йортларының бүрәнәләренә кадәр сүтә башлаган бит. Гаражларының да, башта түбәләрен алып аткан, аннары блокны сүтәргә тотынган. Яңадан эш итә алырлармы? Бигрәк жәл инде. Улларым авылда кала да алмаслар инде... Кешечә яшик дип тырышалар иде: Искәндәр шәһәрдә - ике эштә, киленем Лилия үзебезнең авылда өч урында эшли.
- Ул гарасатта берүзем булдым, кая качарга белмим, - дип дәвам итте Гөлнур Гарифуллина. - Әллә ни озак та түгел, 10 минутлар чамасы гына булгандыр. Ураган туктауга ук урамга йөгереп чыктык, бер җил дә юк иде. Күрше өйнең түбәсен алып аткан. Анысы исә минем йорт түбәсенә дә зыян китергән. Борыч савыты сыман тишкәләнеп беткән. Сарай җимерелгән. Аның такталарын кубарып бакчага өеп куйган, капканы да нәрсәдер тишкәләгән. Санадык, 55 шифер гына очкан, 8 профнастилга зыян килгән. Бөтенесен сүтеп, бер сарай төзетеп булырмы-юкмы... Мәктәп, больница тирәләрендәге газ торбаларын кәкрәйтеп бетергән. Безнең кырыйдагы электр баганасын аударды. Кичә ут бирделәр, су юк әле, теге якта газ да юк иде.
Г.Гарифуллина үзенең «НАСКО» иминият компаниясе агенты икәнен, 30 июньгә әлеге компаниядән килеп, үзләрендә йорт-җирен имниятләштергән дүрт кешегә килгән зыянны (икесенең - йортына, тагын икесенең - машинасына) карап китүләрен дә әйтте. Үзенең әле күптән түгел генә иминият буенча агент булып эшли башлавын искәртүче Гөлнур Чапчак халкының күпчелеге бу мәсьәләдә «Росгосстрах» белән эш итүен, үз килененең шунда эшләве хакында телгә алды. Аның килене Лилия, ярты авылның «Росгосстрах» белән эшләвен, чәршәмбе иртәсенә кадәр егермеләп кешенең генә шалтыратканын, күпчелегенең әле үз хуҗалыгына килгән зыяннан исенә килә алмаганын җиткерде. «Үзебез төне буе су җыеп чыктык. Бөтен кешегә караганда, иң ныгы - безнеке. Безгә, хәтта, ут та кертмәделәр, счетчик алыгыз, диләр. Начальнигына барып сорадык, юк, ризалашмады».
Табигый бәла-каза килгәндә, кеше исемен күтәрүче адәмнәргә - нинди югарылыктагы кәнәфине биләүләренә бәйсез рәвештә, бераз кеше хәленә керә белергә, ярдәм кулы сузарга кирәк, югыйсә...
Чапчак халкы әҗәл Рәмзияне саклап йөргән икән, дип сөйли. Давыллы-җилле яңгыр башланганда гына Рәмзия белән Анатолий печән алып кайтып төшкәннәр. Гарасат көчәйгәндә машина кабинасыннан төшмичә, утырып торганнар. «Керләремне җыясы бар», дип, Рәмзия машинадан төшеп йөгергән. Аларны җыеп, өенә алып кергән. Яңгыр суы җыелсын дип, чиләк куярга чыккан. Ишегаллары бетонланган булган. Зур такта шунда бәреп аткан Рәмзияне һәм, сарайны кубарып, такталарын Рәмзия өстенә өеп тә куйган... Ире кабинадан төшеп, шул такталар янындагы кисек агач төбендә, машинаны тишкәләп бетергән, ничек исән калдым әле, дип утыра икән. Такталар астыннан кызыл әйбер агып чыкканын күргән, иелсә, Рәмзиянең чәче күренгән. Такталар астыннан алып, күтәреп өенә алып кергәндә, Рәмзия инде үлгән булган. 56 яшьлек авыл укытучысы Рәмзияне сишәмбедә җирләгәннәр. Мавзолейга җыелган кебек иде халык, диләр чапчак-
лылар, Рәмзиянең авыл кешеләре арасында абруе зур булганына ишарәләп...
Давыл 87 яшьлек Факиһә әби йортының фронтонын аудара да, түшәмен җимерә. Шул җимерек астыннан алып чыкканнар аны. Чапчак амбулаториясендә эшләүче Ания Хәлиуллинаны чакырталар. «Әбинең маңгаеннан кан ага иде, - ди Ания. - Бу төшем авырта, теге турым, дип ыңгырашучы Факиһә әбигә беренче ярдәмне күрсәттем. Өс-башын алыштыргач, өялдына кертеп салдык. «Ашыгыч ярдәмгә» шалтыраттым. Шәһәрдән берәр сәгатьтән килгәндер. Башта Рәмзия апаларга туктаганнар... Әбине өялдына кертеп яткыргач, янында кеше калдырып, Рәмзия апаларга чаптым. Аны өйгә идәнгә кертеп салганнар иде инде, гәүдәсенә карый алмадым... Авыл кешеләренең башкалары исән».
Өлкәннәр әйтүенчә, мондый кара гарасатны Чапчакның күргәне булмаган. Ике тау арасында утырганлыктан, Чапчакка иң катысы тигәндер, мөгаен. Дөрес, утыз еллар элек янәшәдәге РТС поселогында гарасат купкан. Ул чагындагысы, хәтта, өйләргә үк кереп йөргән - кешеләрнең суыткычларын алып чыгып киткән; тартмасы белән чебиләрне алып чыгып куйган (бер чеби дә үлмәгән); кемнеңдер будильнигын әллә кая илтеп ташлаган, тапкан минутта да келт итеп йөреп яткан... Шул вакытта Кызыл юл урман хуҗалыгында агачларны төбе-тамыры белән йолкып, аркылы-торкылы өеп бетергән булган.
Ә бу җәйдәге гарасатның койрыгы тирә-яктагы башка авылларга да орынып узган. Югары Чаллыда да йорт түбәләрен алып аткалаган.
Олы Аты авылының Красноармейский, Ленин һәм Кооператив урамнарында лапас түбәләрен кубарган, кайберләрен олы юлга алып ыргыткан. Петр Пепенеевларның да түбәләрендәге сигез шиферны кубарып томырган, алмагачларын һ.б. сындырган.
Келәтледә Александр Муллинның каралты-курасындагы озын сарай түбәсен алып ишегалдына ыргыткан. Ташлык авылында Зөлфәт Лотфуллин өенең элекке чыдам профнастил түбәсен каерып бөкләп куйган, заманча юка калай булса, каерып алып чәчеп ташлаган булыр иде.
Кушайда да биш хуҗалыкка зыян салып үткән. Берәүләрнең сарай түбәләрен куптарып алып электр баганасы башына элеп куйган. Веранда, сарай түбәләрен йолкып аткан, теплицаларны алып ташлаган. Шиферларны кубарган, үсеп утыручы агачларны сындырып бетергән. Электр чыбыкларын өзгәләгән. Машиналарга калай төшкән һ.б. Шәңгәлчедә дә ике йортның түбәсен алып аткан.
Табигатьнең нинди генә авыр сынавы килсә дә, һаман да шул авыл кешесе өлешенә тия шул. Иминиятләштергән өчен тиеш акчаның хуҗалыкны торгызырга җитмәячәге дә билгеле, гадәттә, андый максатка беркем дә күпләп кесәсеннән акча чыгарырга яратмый, бигрәк тә акчасыз авыл җирендә. Ярый ла, күршеләре өстенә ишелгән табигый җәбер-җәфага читтән генә көлеп карап тормыйча, элекке замандагы шикелле, авылдашлары күмәк көч белән җимерек йорт-җирне торгызу эшенә керешсәләр...
Гарасат үтүгә үк, муниципалитетның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе киңәшмәсе дә ул мәсьәләне караган, муниципаль район башлыгы Айдар Метшинның гарасатта үлгән Рәмзия Матвеева гаиләсенә - 100 мең, 87 яшьлек Факиһә әбигә - 30 мең һәм әлеге гарасатта зыян күргән Кызыл Чапчак һ.б. авыл халкына (Чапчакта 50 хуҗалык зыян күргән, диләр) 5меңнән алып 30 мең сумга кадәр акчалата ярдәм күрсәтергә дигән карары бар.
Фирая МОРАТОВА.
 
 
Сарай гына җимерелгәч, ярдәм юк икән...
1 июльдә шәһәрдән өч кешелек махсус комиссия килде, муниципалитеттан иде, ахры. Мин гариза язган идем авыл җирлеге җитәкчелеге исеменә, гарасаттан килгән зыянны каплау өчен бераз ярдәм булмасмы дип. Юкса, 10 мең пенсия акчаңны кая тартып сузмак та, ничек итеп барысына да җиткермәк кирәк?! «Өеңнең түбәсен алып атмаган, шуңа шөкер итеп яшә, сарайларың безгә кирәкми, ярдәм булмаячак. «Росгосстрах»ка барып кара. Бирсәләр, шунда бирерләр», диделәр. Кемнең өенә бераз зыян килгән, шуларны гына карады ул комиссиядәгеләр, ә каралты-курага игътибар да итмәделәр.
Ул давыл урман ягыннан кап-кара булып күтәрелеп, башта безнең авылга килде. Ишегалдында идем, тизрәк мунча өялдына кереп ышык-
лану җаен карадым. Кинәт кенә дөнья караңгыланып китте, дөбер-шатыр килә башлады. Давылның бик көчлесе 2-3 минутлап кына булды. Шул вакытта безнең сарай түбәсен алып атты (ул түбәне минем күршеләрнең профнастил коймаларына китереп сылаган). Өйнең түбәсен куптара дип торабыз, анысын күтәреп кенә калды, хәзерге шикелле саморез белән генә беркетелгән булса, беткән иде. Тик хәзер анысын да кабат ныгытырга кирәк. Мунчаның фронтонын эчкә таба этеп кертте. Әгәр ишек ачык булса, бөтенесен бәреп алып китәр иде. Яңгыры шундый көчле булды бит, чиләк белән дә шулай коя алмыйсың, бозы да бар иде. Бер 10-15 минут яуды, бакчадагы бәрәңгене, помидорны егып бетерде.
Ярый әле, урамда машиналар күп булмаган. Безнең өй - күтәртелгән олы юл өстеннән бер метрлап астарак. Бер машинаны юлдан очыртып төшергәнме, ничек шулай булган - капкабыз төбенә үк китереп куйган. Шоферы юлга чыкты да чапты, туктап та тормады, ничек исән калдым, дигәндер инде.
Каршы якта гына энекәшемнең өе. Өй кыегындагы тәрәзәне җил ваткан, түбәсен күтәреп очырта язган, сараеннан 8 шиферны алып очырган. Түбә шиферлары очкан өйләр күп безнең Олы Атыда, тик берсе дә ярдәм сорап бармады. Трофим Умновның өе верандасының түбә шиферларын ваткан. Өй булганлыктан, анысын килеп төшерделәр кичә. Болары - безнең тирәдә генә. Ә астарак Байрашовлар өе түбәсенең 7-8 шиферын ваткан иде. Михаил Макаровның да өй түбәсе калайларын күтәрде. Яңа төзелә торган бер өйнең гараж түбәсеннән бер өч калайны куптарып алып, урам аша чөйгән, аларга да ярдәм булмаячак, чөнки йортыгыз әле төзелеп бетмәгән, дигәннәр. Шул йорт янында икенче берәүләр өенең түбә калайларын алып аткан.
Ярдәм булмаячак, дигәч, үз хуҗалыгыма килгән зыянны санап утырдым. Сарай түбәсе 6X8 метрлы безнең, түбә ябу өчен сигез табак калай, шул калай астына кагып калдыру өчен бер кубометр такта кирәк булачак. Исәпли китсәң, бер пенсия акчасы гына җитмәячәк. «Росгосстрах»тан да 2-3 мең сумлап кына булыр инде. Авыл халкы, бигрәк тә безнең кебек пенсионерлар, үз каралты-курасын чын бәясенә страховать итәргә акча җиткерә алмый бит. Хакимият бераз ярдәм кулы сузса да булыр иде, барыбыз да гомер буе шушы төбәктә эшләгән, Түбән Каманы үстерүгә үзеннән өлеш керткән бит!
Порфирий КУРКИН.
Олы Аты авылы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: