Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Язылганга кире кайтып

«Туган як» газетасының узган санында без «Гаилә» паркында балалы һәм йөкле хатыннарга ташланучы ир турында язган идек.

Бу вакыйга турында республикада гына түгел, Россия күләмендә дә һәм чит илләргә дә мәгълүм икән. Россиянең тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әйтүенчә республика тикшерү комитетына бу эшкә ныклап алынырга кушкан. Бу хакта ведомство сайтында язылган.

Исегезгә төшерәбез, башта бу бәндә зыян китергән өч хатын турында билге­ле иде. Шуларның икесе – йөкле, ә бер мөслимәне исә ул балалары алдында типкәләгән. Берничә көннән Түбән Кама шәһәре мэры Инстаграм челтәрендә эчке эшләр идарәсендә ситуацион үзәк оештыру планнары турында язгач, аның астында инглиз телендә 4 меңгә якын җавап урнаштырылган. Язучы­лар – чит илләрдән һәм аларны үзәк кы­зыксындырмый икән. Алар 34 яшьлек җинаятьчегә карата җәза сораганнар.

Айдар Метшин интернеттан кулланучы­ларга үз җавабын калдырган. Анда ул рус һәм инглиз телләрендә җинаятьләр буенча барлык чаралар күрелүе турын­да язган. «Хатын-кызларга һөҗүм итүче ир 8 июльдә кулга алынып, җинаять эше кузгатылган. Көч куллануны берничек тә аклап булмый, бигрәк тә сүз көчсез затлар турында барганда. Хатын-кыз, ана барлык дөньялык өчен изге булып кала. Тикшерү барышын шәхсән үзем күзәтчелек итәчәкмен, гаепле кешегә җәза биреләчәк», – дип аңлаткан мэр.

Хәзерге вакытта «Хулиганлык» маддәсе «Газаплау» дигәненә үзгәртелгән һәм ирне җиде елга кадәр төрмәгә ябарга мөмкиннәр. Хатын-кызларны судта Казан адвокаты Руслан Нагиев бушлай яклар­га алынган.

Күптән түгел аның апрель аенда тагын шулай бер хатынны кыйнавы ачыклан­ган. Әмма ул вакытта ул җәзасыз кал­ган. Бер ир Руслан Нагиевка мөрәҗәгать итеп, җинаятьченең Вахитов урамын­да аның 19 яшьлек йөкле хатынына тибүе турында сөйләгән. Хатын хәтта хастаханәдә ятып чыккан. Ул вакыт­та полициягә ике тапкыр барсалар да, хезмәткәрләр җинаять эше кузгатудан баш тартканнар. Адвокат прокуратура­дан бу эшне дә башкаларга кушуын со­раган. Ә хокук сакчыларына карата «Ва­емсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фотолар e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев