Туган як

Яшьләр нәрсә бүлешә?

«Узган пәнҗешәмбе кичендә «Бам»ныкылар Шәһәр паркында сугыш оештырганнар. Кичен, халык эштән кайтканда ук, биталар тотып шул якка йөгерәләр иде. Кешеләр ул якта атышкан тавышлар да ишеткәннәр. Иллеләп, алтмышлап яшүсмер үзара «разборка» ясаган. Милиция машиналары да күренгән... Унтугыз яшьлеге үлгән дип тә ишетелде. Туксанынчы еллар кабатлана икән дип, куркуга төштек. Бу...

«Узган пәнҗешәмбе кичендә «Бам»ныкылар Шәһәр паркында сугыш оештырганнар. Кичен, халык эштән кайтканда ук, биталар тотып шул якка йөгерәләр иде. Кешеләр ул якта атышкан тавышлар да ишеткәннәр. Иллеләп, алтмышлап яшүсмер үзара «разборка» ясаган. Милиция машиналары да күренгән... Унтугыз яшьлеге үлгән дип тә ишетелде. Туксанынчы еллар кабатлана икән дип, куркуга төштек. Бу хакта «Туган як»та язып аңлатуыгызны көтәбез!».
Газета укучыларның борчылу-шөбһәләре урынлымы-түгелме икәнен ачыклау максатыннан, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Булат НӘБИУЛЛИН белән cөйләштек.
Ул, чыннан да, 15 октябрь кичендә шәһәр паркында яшүсмерләрнең җыелганын, унбишләп үсмернең эчке эшләр идарәсенә китерелгәнен, алардан ике бита алынганын әйтте. Үлүчеләр юк. Алар арасында кызлар булмаган. Үсмерләрне алырга килгән ата-аналар белән, балигъ булмаганнар белән эшләүче хезмәткәрләр сөйләшкән.
Тиешенчә аңлатып, кисәтелгән ата-аналар үзләренең үсмер улларын тәртипкә чакыра алырлармы? Соңгы вакытта, 13-14 яшьлек өч-дүрт малай эңгер-меңгердә урамнан барса, үзләрен бер көтү кыргыйлардай тоталар. Аларның акыруларыннан тирә-як яңгырап тора.
Андый мисаллар адым саен, әнә Шинчылар урамындагы хатын-кызлар консультациясе янындагы утыргычка ияләнгән яшь-җилкенчәкнең тавышланып, төн тынычлыгын бозуларыннан зарлана халык.
Үсмерләр тәртип-сезлегенә күз йому, яки бала тәрбиясе белән гаилә шөгыльләнергә тиеш дип җаваплылыктан котылу - җиңел юл. Әмма җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый бөтенлеге өчен -
ата-ана гына түгел, ә беренче чиратта, шул тәртипсезлекккә битараф калу ягын караучы һәммәбез (бу очракта, халык) җаваплы. Бала тәрбияләү, аңа белем бирү өчен җәмгыять тарафыннан олы бурыч йөкләнгән һәм шул хезмәтне башкарган өчен дәүләт үзе хезмәт хакы түләүче тәрбиячеләр, педагоглар тагын да җаваплырак. Монда, әлбәттә, халык башын, яшьләрнекен бигрәк тә, зарарлы чүп-чар белән тутыручы телевидениенең һәм интернетның да җәмгыять өчен зарарга эшләвен тану кирәк.
Димәк, әгәр дә әхлакый черек буын үсеп килә һәм шул черек буын җәмәгать урыннарында тәртипсезлек кыла икән, беребезнең дә хезмәте (гомере дә!) совет кешеләренеке кебек нәтиҗәле булмаган дигән сүз... Ни кызганыч, безгә алмашка килергә тиешле буынны черек үзәкле итеп без үзебез - туксанынчы елларның ялгыш сәясәтле дулкынына бирешеп, куәтле СССРны тар-мар итеп ташлауларына диваналарча юл куйган буын гаепле...
Фирая МОРАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: