Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Яшәүдән туйганмы?

Мурадьян урамындагы 12нче йорт подъездында 26 яшьлек Кама Аланы егете асылынып үлгән. Әлеге егетнең бертуган абыйсы сүзләренә караганда, ул Мәскәүдән кунакка кайткан. Юл уңаеннан, Түбән Камадагы абыйсына кереп чыккан һәм кунып калган. Иртән абыйсы - эшкә, ә бу егет әнисе янына Кама Аланына китәргә дип чыкканнар. Тукталышка барып җиткәч, ул,...

Мурадьян урамындагы 12нче йорт подъездында 26 яшьлек Кама Аланы егете асылынып үлгән.
Әлеге егетнең бертуган абыйсы сүзләренә караганда, ул Мәскәүдән кунакка кайткан. Юл уңаеннан, Түбән Камадагы абыйсына кереп чыккан һәм кунып калган. Иртән абыйсы - эшкә, ә бу егет әнисе янына Кама Аланына китәргә дип чыкканнар. Тукталышка барып җиткәч, ул, «сусадым» дигән сылтау белән, кире подъездга юнәлгән. Аннары телефоннан «миңа бик авыр, тиз арада ярдәмең кирәк» дип шалтыраткан, әмма нинди ярдәм кирәклеген төгәл аңлатмаган.
Асылынган егетне күршеләре күреп алган, аның янында альпинистлар өчен бау, сабын һәм бераз эчелгән шәраб шешәсе булган. Ни өчен яшәүдән туйганы беркемгә дә билгеле түгел. Мәскәүдәге эшеннән куарга җыенганнар, ә күп акча алырга гадәтләнгән егеткә шундый эштән китүе авыр булыр иде, дип кенә фаразлыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев