Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Янып, күмергә әйләнгән

«Шинник» бакчачылык ширкәтендәге бакчаларның берсендә йорт янган. Янгын сүндерүчеләр хәрабәләр астыннан бер ир гәүдәсен тапканнар.

Йортның икенче каты тулысынча янган, түбәсе ишелгән, дүрт дивардан икесе генә калган. Бәхеткә, шунда ук булган газ балоны шартларга өлгермәгән, янгын сүндерүчеләр аны табып, читкә ташлаганнар.
Хәрабәләр астыннан бер мәет табылган. Коткаручылар әйтүенчә, янып көйгән әлеге гәүдәнең җенесен билгеләү дә авыр булган. Соңрак, аның ир булуын ачыклаганнар. Криминалистика бүлегенең өлкән тикшерүче-криминалисты Александр Мещанов әйтүенчә, ул будкада тәртип салырга дип калган. Ә хатыны алдагы көнне үк шәһәргә кайтып киткән. Ир дә шәһәргә кайтырга тиеш булган... 
Хәзерге вакытта янгын чыгуның ике фаразы тикшерелә: берсе электр җиһазының төзексезлеге булса, икенчесе – тәмәке тартуда саксызлык. Тикшерү нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. 
Янгын сүндерүчеләр салкыннар җитеп тә бакчаларда яшәүчеләрне мичләрен тикшертү кирәклеге, җылыту җиһазларын кабызылган килеш озак тотарга ярамавы турында кисәтә. Өйдә тәмәке тарту гадәте дә фаҗигага китерергә мөмкин.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев