Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Янгын очрагы буенча «эш» кузгатылган

Узган атна азагыннан бирле безнең «Туган як» газетасы редакциясе телефоны тынып тормый. Әле хатын-кызлар, әле ир-атлар шалтыратып, «химия»дәге янгында ике хатын-кызның үлгәнлеге турында хәбәр итеп, сәбәпләрен ачыклап язуыбызны таләп итәләр. Газета укучылар сүзенә караганда, «Нижнекамск-нефтехим»ның синтетик каучук заводының бер цехындагы установкада янгын чыккан. Температура бик тә югары булган, андагы ике...

Узган атна азагыннан бирле безнең «Туган як» газетасы редакциясе телефоны тынып тормый. Әле хатын-кызлар, әле ир-атлар шалтыратып, «химия»дәге янгында ике хатын-кызның үлгәнлеге турында хәбәр итеп, сәбәпләрен ачыклап язуыбызны таләп итәләр.
Газета укучылар сүзенә караганда, «Нижнекамск-нефтехим»ның синтетик каучук заводының бер цехындагы установкада янгын чыккан. Температура бик тә югары булган, андагы ике хатынның да противогазларына кадәр эреп тәннәренә ябышкан, кесәләрендәге телефоннары эреп беткән, янәсе. Химиядәге янгында үлгән 51 яшьлек хатынны Семенеевога җирләргә алып киткәннәр».
«Химия»дән Шуйскийга кадәр килгән үзенең сакчылары белән бу хатынны озатырга, җирләү чыгымын да күтәргән химия, ярдәм дә күрсәткән, ди... Ут-мәхшәрдән алып чыгып салгач, каралып күмерләнгән гәүдәләреннән хатын-кызмы, ир-атмы икәнен аерырлык булмаган. Якшәмбе көнне 38 яшьлек икенчесенең дә Чаллыдагы реанимациядә үлгәнен ишеттек. Йорттагы халыкның телендә шул янгын гына. Озатырга килгән иптәшләре дә сөйләгән имеш, анда ай саен янгын чыгып тора икән. Ни өчен мондый янгыннарга юл куела? Шәһәребез белән күккә очканны көтәләрме әллә? Әгәр «Туган як» җавап бирмәсә безнең сорауга, Мәскәүгә баручы артыннан Путинга хат юллаячакбыз. Безгә үчләшүләреннән куркабыз, шуңа исем-фамилияләребезне әйтмибез». Әнә шул рәвешле химиягә бәйле предприятиедә чыккан янгынны бәян иттеләр анонимлык артына яшеренгән газета укучыларыбыз.
Иң элек, аларның катырак яңгыраган сүзләрен редакциядән таләп итү түгел, ә үтенеч дип аңларга тиеш булабыздыр. Таләп итүчеләр артык күбәеп киткән бу заманда газета укучыларыбызның гына фикер сөрешләре үзгәрми калмас, анысы.
Икенчедән, газета укучыларыбызның хәбәрләрен «Нижнекамскнефтехим» җитәкчелегенә хат итеп юллаган очракта, массакүләм мәгълүмат чараларына кагылышлы закон буенча, җавапны атна-ун көн көтәргә тиеш булыр идек. Әмма газетага шалтыратучыларның көне-сәгате белән газета аша җавап аласылары килә. Шуңа күрә, җавап йөзеннән, Россия Федерациясенең Татар-стан Республикасы буенча тикшерү комитеты сайтында 23 майда урнаштырылган рәсми хәбәрне күчереп басабыз:
- 20 майда, көндез, «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең СК заводы цехы территориясендә чыккан янгын аркасында ике хатын-кыз зыян күргән -
1965 елгы машинист һәм 1978 елгы аппаратчы тән җәрәхәтләре алганнар. Тән тиреләренең 90 проценты янган. Алар дәваханәгә озатылганнар. Бу очрак буенча, Россия тикшерү комитетының Түбән Кама шәһәре бүлеге тарафыннан, РФ Җинаятьләр Кодексының 127нче статьясы 1нче часте (шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу) нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Бу хәлгә китергән сәбәпләрне ачыклау буенча тикшерү алып барыла. Якын арада экспертизалар (шул исәптән суд-медицина, янгын-техник) уздырылачак. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Фирая МОРАТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев