Туган як

Ялкыны юк, төтен чыга

Шушы көннәрдә Прости авылы янындагы резин-техник эшләнмәләр чүплеге януы турында язган идек. Утны су һәм җир белән сүндергәннәр. Эштә барлыгы 55 кеше, 27 техника берәмлеге, пилотсыз самолет катнашкан.

Ялкын сүндерелгән, әмма төтене чыгып тора икән. Шуңа күрә Прости авылында начар ис таралган. Коткаручылар кешеләргә өйдән мамыклы-марлялы бәйләвечтән башка чыгарга киңәш итмиләр. «Роспотребнадзор» һавада зарарлы матдәләрнең артык күп булуын ачыклаган. Күзәтү эшчәнлеге бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу буенча административ эш кузгаткан. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: