Туган як

Ялкынлы, утлы яз җитте, җирне төтенгә күмде

Соңгы араларда кырларда кипкән үләннәр, авылларда йортлар, ә шәһәрдә фатирлар яну очраклары ешайды. 15 апрельдән Татарстанда янгын чыгу куркынычы булган сезон башланды.

Аяз көнне яшен кебек

Әйтик, күптән түгел шәһәрдә Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 7 нче йортта ут чыккан. Социаль челтәрләрдә шаһитлар урнаштырган видеодан күренгәнчә, ялкын дөрләп бишенче каттагы бүлмәнең ике тәрәзәсеннән дә ургылып чыга.

Бәхеткә, бу вакытта өйдә беркем булмаган. Янгынга кадәр өйдә ут бетеп, хуҗабикә йорт идарәсенә киткән. 6 айлык һәм 4 яшьлек балаларын ул күршеләрдә калдырган.  Бүлмәдә булган бар нәрсә күмергә әйләнгән.

Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 7 нче йорт

Алай да, гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр табылган. «4х4» клубы әгъзалары бүлмәне чистарткан арада, кемдер шалтыратып, тарттырыла торган түшәмне бушлай «эләргә» тәкъдим иткән. WhatsApp төркеме аша  хәбәрләшеп, акча, мебель җиһазлары, көнкүреш техникасы, кием җыялар. Фатирда яңа ишек куйганнар, электрны да бушлай көйләгәннәр. Йорт идарәләре дә гаиләгә ярдәмгә хезмәткәрләрен җибәрүе билгеле булды. «Яхшылык юлда ятмый», ди бит халык.

Бу мәкалә язылганда Тын аллея урамындагы 5 нче йортта фатир януы билгеле булды. Тиз арада килеп җиткән  янгын сүндерүчеләр өченче катта урнашкан бер бүлмәле фатирда ирне тапканнар һәм табибларга тапшырганнар. Әмма соңрак аның вафат булуы ачыкланган. Тикшерү бара.

 

Түбән Кама шәһәрендә һәм районында

2021 елда  1 гыйнвардан 
8 апрельгә кадәр – 51 янгын,

2020 елда шул ук вакытта 71 янгын чыккан.

Планлаштырылганы да була икән

Ширәмәт һәм Иске Чишмә авылларында бик көчле янгын чыккан. Башта мунча яна башлаган, аннары инде ялкын күр-шеләргә дә күчкән. Өстәвенә җиле дә көчле иде. Урында биш янгын сүндерү машинасы эшләде. Нәтиҗәдә җәйге йорт, мунча, гараж, сарай янып беткән, – диде күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы Рамил Насыйбуллин.

Ширәмәт авылы

 

Шул ук көндә Иске Чишмәдә бер йортның түбәсе янган. Йортта ике гаилә яшәгәнлеге билгеле. Бүлмәләр эченә корым тулган, өч балалы гаиләгә ярдәм кирәк. 

Шушы көннәрдә Шәңгәлче һәм Сарсаз-Бли авыллары янындагы кырлар яна, дигән хәбәр  таралды. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган фотолардан күренгәнчә, чыннан да, коры үләннән ялкын бик югары күтәрелгән.

Баксаң, бу планлаштырылган янгын. Андые да бар икән. Кырда коры үлән югарылыгы – билгә кадәр, шуңа күрә берәрсе «шаяртканчы», янгын сүндерүчеләр күзәтүе астында яндырырга булганнар.

– Бу чара бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте һәм Түбән Кама хакимияте рөхсәте белән оештырылды. Без саклап торабыз, куркыныч туса, ялкынны сүндерәбез, – дип аңлатты 63 нче янгын сүндерү часте начальнигы Алексей Петров.

Әле ялкынны сүндергәч тә, яңадан кабынмасын өчен трактор кырны сөреп чыга.  Шундый ук чаралар 26 апрельгә кадәр башка авылларда да узачак. Ләкин шул ук вакытта ут төртеп, коры үлән яну очраклары ешрак күзәтелә шул. Әйтик, шәһәрдә Ямьле урамында үлән яна башлагач,  ялкынны машиналарга килеп җиткәч кенә, сүндерә алганнар.   Көн саен берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр килеп кенә тора. Корабельная Роща янында, Гайнуллин урамы янындагы кырда коры үлән янган. Соңгысы буенча, интернетта «машиналарыгызны алыгыз», ялкын килеп җитте диярлек, дип хәбәр таралды. Янгын сүндерүчеләргә машина хуҗалары да булышкан.

Ямьле урамы янында кырда коры үлән яна

Быел 13-19 апрельдә

38 тапкыр коры үлән

һәм чүп янган.  

 

 «Ярамый» дигәч, ярамый

Яз, бигрәк тә май бәйрәмнәре җитә башласа, кешеләр урманга, бакчаларга шашлык кыздырырга төшә. Бу инде үзенә күрә бер традициягә әйләнде.  

Рамил Насыйбуллин әйтүенчә, 26 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә. Хәзерге вакытта рейдларга әзерлек бара. Канун буенча, бу вакытта бакча кишәрлекләрендә:

– учак ягу:

– учак өстендә аш пешерү, чәй кайнату;

– чүпне, коры үләнне, ботакларны яндыру тыела. Ә менә шашлык белән сыйланырга теләсәгез, аны бары тик мангалда тиз янып китә торган әйберләрдән һәм сыеклыклардан ераграк кыздырыгыз. Ләкин  мангал яныннан китәргә ярамый.

Редакциябезгә шалтыратып, «Без бит чүпне тимер мичтә саклап торып яндырабыз. Канун моңа ничек карый?» дип сораучылар да бар. Һәрнәрсәнең үз кагыйдәләре булган кебек, чүп яндыруга кагылышлы кагыйдәләр һәм таләпләр дә кабул ителгән һәм алар 2021 елда яңартылды.

1. Чүпне тирәнлеге кимендә 30 сантиметр булган һәм диаметры 1 метрдан артмаган чокырда яндырырга мөмкин.

2. Чокыр урынына махсус мәйданчыктан файдаланырга ярый. Ләкин анда каты нигезле тимер савыт булырга тиеш.  Мәсәлән, 1 кубометрдан да зур булмаган бак яки мичкә ярый.

3. Чокыр һәм мичкә корылмалардан, өйләрдән кимендә 50 метр ераклыкта урнашырга, якында тиз янып китә торган материаллар, коры ботаклар, яфрак булырга тиеш түгел. Ә чокыр яки мичкә өстен теләсә кайсы вакытта кап-лар өчен, якында табаклы тимер кую зарур.

4. Шулай ук ялкынны сүндерү өчен су, көрәк, ком әзерләргә дә кирәк.

Әлбәттә, безнең бакча ширкәтләрендә мондый урын табып булмый. Шуңа күрә канун буенча, сез бакчагызда учак яга да, чүпне яндыра да алмыйсыз.  Халкыбызда «ярамыйга карамый» дигән әйтем бар. Күбесе шуны истә тотыпмы, канунны боза. Ләкин аның өчен җәза каралуын онытмагыз!

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүчеләр өчен штраф каралган (җәяләр эчендә – янгынга каршы режим игълан ителгән вакытта):
– гражданнарга 2 мең – 3 мең сум (2 мең – 4 мең сум);
–  җитәкчеләргә 6 мең – 15 мең сум (15 мең – 30 мең сум);
– юридик зат булмаган эшмәкәрләргә 20 мең – 30 мең сум (30 мең – 40 мең сум);
– юридик затларга 150 мең – 200 мең сум (200 мең –  400 мең сум).

 

Фото: https://ntr-24.ru/# 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: