Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Җәяүлеләрне таптаталар

Кызыл Чишмә бистәсендә «Hyundai Solaris» автомобиле җәяүлене бәрдергән.

Зыян күрүченең шәһәр пляжы янында юл аша чыгып барышы булган. Нәтиҗәдә, 39 яшьлек ир ябык баш мие җәрәхәте, баш сөяге-ми селкенү, тез буыны сыну һәм башка җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. 
Бер түбәнкамалы исә балаларын бәрдергән велосипедчыны эзли. Хәл кызы энесе белән паркта йөргәндә булган. Балалар уйнаганда, аларга кемдер барып бәрелгән. Кыз үзе сөйләвенчә, ир туктап, кулъяулык биргән, аннары китеп барган. Травматологиядә исә баланың өске иренен теккәннәр, энесе җиңелчә җәрәхәтләнгән. Ана паркка барып, камералардагы язмаларны күрсәтүләрен сорагач, аңа «бу вакытта алар төшермәде», дип җавап биргәннәр. 
Җәйге чорда юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүче балалар саны күпкә арта. Менә тагын ике бала җәрәхәтләнгән. Смыловка авылы янында «Suzuki» автомобиле «LADA Гранта» автомобиленә юл бирмәгәч, өченче машина чокырга әйләнеп төшкән. Нәтиҗәдә, 11 яшьлек ике бала җиңелчә җәрәхәтләнгән. Бәхеткә, алар куркынычсызлык каешы белән каптырылган булганнар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев