Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Хатынын үтергән священник Түбән Камадан Чистай СИЗОсына күчерелгән

Ул изоляторда ике ай үткәрәчәк.

Хатынын үтерүдә шикләнелгән Түбән Каманың элекке священнигы Михаил Зубаревны Чистай СИЗОсына күчергәннәр. Ул изоляторда ике ай үткәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 31 октябрьдә Шинчылар проспектындагы йортларның берсендә булды. Михаил Зубарев хатынына күп тапкыр пычак белән кадый, ә аннан соң аның башын кисә. Аларның 8 яшьлек кызлары — фаҗиганең шаһиты. Соңрак ачыкланганча, Зубарев параноидлы шизофрения белән авырган. Ир-ат үзенең диагнозын яшереп яшәгән.

Бу вакыйгадан соң священникны рухани дәрәҗәсеннән мәхрүм итәләр. Хәзер Зубарев 2 айга сак астына алынган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев