Туган як

Вәхшилек каян килә

«Кыргый»ларның шәһәр читендә урнашкан «ТАНЕКО» ял паркында атлы фаэтонны җимерүләре турында ишеткәч, фотоаппарат алып, чәршәмбе иртәсендә шунда юнәлдек. Эшче бригада, вандаллардан соң, паркта барысын да тәртипләп өлгергән - җирдә аунап ятучы ике ат сынын да торгызып бас-тырып куйганнар, фаэтон да урынында тора. Замана «кыргый»ларының бу парктагы вату-җимерү хәбәре күпләргә барып...

«Кыргый»ларның шәһәр читендә урнашкан «ТАНЕКО» ял паркында атлы фаэтонны җимерүләре турында ишеткәч, фотоаппарат алып, чәршәмбе иртәсендә шунда юнәлдек. Эшче бригада, вандаллардан соң, паркта барысын да тәртипләп өлгергән - җирдә аунап ятучы ике ат сынын да торгызып бас-тырып куйганнар, фаэтон да урынында тора. Замана «кыргый»ларының бу
парктагы вату-җимерү хәбәре күпләргә барып ирешкән, күрәсең, бирегә аяк атлаучы һәркем атлар янында туктала, җентекләп карап чыга.
Паркта берничә урында агач утыртучылар күренде. Димәк, язын биредә, башкалары белән беррәттән, безне өрәңге куаклары да каршы алачак. Агач утырту өчен чокыр казучылар төнге вакыйгалар турында берни ишетмәгәннәр. Каршы яктагы каравыл пунктының ишеген тартып карадым. Ачылмады. Ул кечкенә корылма тәрәзәсеннән эчкә күз салдым - буш өстәлдән башка нәрсә шәйләнмәде. Янәшәдәге «Кояшлы алан» паркы биләмәсендәге «Полиция» язулы бинага да сугылдым. Кичәгеләре китеп өлгергән, бүген биредә яңа хезмәткәрләр иде. Каршыларындагы экраннар да шушы «Кояшлы алан» биләмәсен генә күзәтү мөмкинлеге бирә, ахрысы.
Парктагы брусчаткалы юлдан гәпләшеп атлаучы кешеләр агымына кушылсам да. күңелсез уйлар тынгылык бирми. Нәрсә булды безнең түбәнкамалыларга?!
Әле кайчан гына «ТАНЕКО» паркындагы күпме баланы һәм яшь-җилкенчәкне үз янына җыйган әкияти патша кәнәфиен-утыргычны җимергәннәр иде. Күрегез, Россиядә бердәнбер булган яңа Тукай паркында ниләр генә кыланмадылар?! Аннан чират Чернобыль АЭСы фаҗигасе төзексезлекләрен бетерүдә катнашучылар скверына җитте. Узган шимбәдә, ягъни 10 октябрьдә, күпме миллионнар бәрабәренә өр-яңадан төзекләндерелгән Г.Тукай исемендәге китап-ханәнең алгы як пыяласын чәлпәрәмә китергәннәр иде (ул пыяланы алмаштыру 5 меңгә төшкән, диделәр).
Парк та, китапханә дә - гади халык күпләп йөри торган ял һәм җан азыгы җыя торган урыннар. Өерләре белән бу тирәгә җыелып «ял итүче» тәрбиясез һәм үзләреннән башкаларны кешегә санамаучы эгоист яшьләрнең башбаштаклыгы шаккатырлык.
Истә әле, Шәһәр бәйрәме кичендә Тукай паркында йөргәндә, Су анасы утырган басмага кергәне өчен, гәүдәгә сиксән-туксан кило чамасындагы бер яшь кызга кисәтү ясадым. Буй җиткән бу кыз, әлеге басмадан йөгереп чыккан җиде-сигез яшьлек бер балага күрсәтеп: «Аңа ярый, ә миңа ярамыймы?!», дип, миңа таба ыргылды һәм, сугарга теләп, куллары белән кизәнә үк башлады. Юлдашымның ачуланып эндәшүе генә туктатты ул кызыйны. Үзем генә булсам, билләһи, бәргәләп тә китәр иде... Әгәр дә мин кеше үзенең кешелек хокукын бик яхшы белә торган алдынгы Европа илендә булсам, шунда ук полициягә хәбәр итәр, җәмәгать урынындагы (бу очракта, парк) архитектура үрнәгенә зыян салу мөмкинлеген исәпкә алып һәм, шулай ук, кешегә кизәнүен дә өстәп, теге кызга карата тиешле чара күрелүенә ирешмичә тукталмас идем. Безнең илдә бу мөмкин эш түгел, дигән инануыбыз «вакланмаска» киңәш итә һәм без «вак-
ланмыйбыз». Нәтиҗәдә, яшь-җилкенчәкнең тәр-биясезлегенә юл куела. Ә анысы - хулиганлыкка да, кыргыйлар вәхшилегенә дә (вандализм) юл башы.
Тукай паркында очраган теге кызый да, янәшәсендәге, бала арбасы тарткан яшь хатын белән сөйләшә-сөйләшә, берни булмагандай тыныч кына китеп барды - үзенең ярамаган эш кылганын аңламады...
Димәк, яшьләргә Россия җәмгыятендәге законнарны, шул исәптән, Җинаятьләр кодексын да мәктәптә ук, башларына сеңгәнче, өйрәтү-аңлату зарур. Ул кодексның 214нче статьясын, гаеплеләр табыла калса, югарыда мин язып үткән очракларга карата кулланырга була. 214нче статьяда вандаллык, ягъни вәхшилек өчен җинаять җаваплылыгы чикләре билгеләнгән: 40 мең сумга кадәр, яки бер хезмәт хакы күләмендә штраф түләтү яисә 360 сәгатьлек мәҗбүри эш, я бер ел срокка төзәтү эше, я өч айга кадәр арест. Ә инде ул вандаллыкка бер төркем кеше барса, аларны өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү көтә.
Вандаллык, ягъни җәмәгать иминлеген какшата торган җинаять өчен, закон буенча, рәшәткә артына озатылу куркынычы янавын бала-чага белеп бетермәскә дә мөмкин, әмма Россия гражданины булу турында паспортның ничә яшьтә бирелүе белән беррәттән, вандализм өчен 14 яшьтән хөкем итүләрен дә белеп торырга бурычлы!
Закон буенча, нинди очракларда кеше, ванадаллык өчен, закон каршында җавап бирә соң? Архитектура үрнәкләрен, биналарны, йортларны, коймаларны бозган-җимергән, сызган-бозган, сүгенү һ.б. сүзләре язган; транспортта утыргычларны һ.б. җимергән-бозган; йортлардагы һәм учреждениеләрдәге лифт кабиналарын бозган-сызган; парклардагы аттракционнарны һәм тарихи яки мәдәни истәлек-һәйкәлләрне җимергән-бозган өчен. Барысын да җентекләп язып чыгу мөмкин түгел. Хәзер интернет заманы, шулай булгач, көне-төне шуннан аерылмаучы үсмерләргә һәм яшьләргә Җинаятьләр кодексы белән танышу зыян итмәс иде.
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: