Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Утның таралуына юл куелмады

Түбән Кама муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе штабыннан алынган мәгълүмат буенча, узган атнаның шимбәсендә Түбән Кама бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең дежур бүлегенә Прости авылы янында резинтехник эшләнмәләр чүплеге яну турында хәбәр килеп ирешә.

Кичекмәстән, янгын чыккан урынга Түбән Кама янгын сүндерү гарнизонының оператив төркеме җибәрелә. Утның 600 кв. м мәйданны биләп алганлыгы ачыклана. Түбән Кама гадәттән тыш хәлләр комиссиясе штабы әгъзалары да килеп җитә. Штаб рәисе, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов җитәкчелегендә урында оператив киңәшмә уздырыла. 
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең күчмә лабораториясе янгын урыныннан пробалар алган. Янгын сүндерүгә Түбән Каманың сәнәгать мәйданчыгында урнашкан 1 нче янгын частенең янгын сүндерүчеләре, шулай ук, өстәмә рәвештә, «Татнефть-Нефтехим» автотранспорт идарәсе, «ТАГРАЗ – Татнефть» техникасы һәм башка көчләр җәлеп ителгән. 
Гадәттән тыш хәлләр штабы җитәкчелеге, янгынны тулысынча сүндергәнче, барлык хезмәтләрнең һәм структураларның тәүлек буе кизү торуын оештыра. Янгынның төп өлешен сүндергәннән соң да, тегендә-монда кабынып китү мөмкинлеге булган ялкын телләрен сүндерәләр, янгын кабат баш калкытмасын өчен куркыныч урыннарны балчык белән каплыйлар. 
Янгын сүндерүчеләр төне буе эшли. Түбән Кама янгын гарнизоны көче белән утның таралуына юл куелмый, ул тулысынча сүндерелә. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев