Туган як

Ут төртеп яндырганнармы?

Тынычлык урамындагы 57 нче йорт янында, төнлә «Тойота Ленд Крузер» машинасына ут капкан.

Көчле утта мотор бүлеге һәм салон тулысынча янган. Янгынны күреп алган кешеләр, коткаручыларга хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр исә «Тойота»ны саклап кала алмасалар да, янәшәдә торган дистәләрчә машинаны ут кабудан коткарганнар. Янгын сүндерү күзәтчелеге инспекторлары хәбәр иткәнчә, автомобильгә махсус ут төрткән булырга мөмкиннәр. Быел янган машиналар күп булды, монысы 12нчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: