Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Уңга карасаң да юк...

Кеше үз хокукларын белергә һәм яклый алырга тиеш. Әлбәттә, моны канун кысаларында эшләү мөһим. Юкса мәсьәлә, гомумән, хәл ителмәскә мөмкин. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль үзәгенә Наҗия (исеме үзгәртелгән) ханым мөрәҗәгать иткән.

– 16 мең сумга индукцион плитә сатып алдым. Әмма шатлыгым озакка бармады. Плитәдәге бер конфорканы кабызгач, калганнары да җылына башлый. Алай булырга тиеш түгел бит. Миңа ватык плитә сатканнар, димәк, әмма акчаны кайтарудан баш тарттылар, – дип сөйләгән түбәнкамалы.
Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Наҗия ханымга дәгъва язарга ярдәм иткәннәр һәм шул кәгазь белән кибеткә мөрәҗәгать итәргә киңәш биргәннәр. Әмма күпмедер вакыттан соң түбәнкамалы кабат килгән, һәм акчаны кайтармауларын әйткән.
– «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге»ндә электр һәм катнаш типтагы плитәләр бар, димәк РФ Гражданнар Кодексының 503 нче һәм РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Канунының 18 нче маддәсе нигезендә, 15 көн узып та, товарда җитешсезлекләр табылса, товарны кайтарып, акчаны кире алып була. Сатучы кирәк дип тапкан очракта, товарның сыйфатын тикшерә ала, җитешсезлекләрнең килеп чыгу сәбәбе турында бәхәс чыкса, сатучы үз хисабыннан экспертиза ясатырга тиеш, – дип аңлата ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль үзәге эчке базарның үсеш һәм координациясе бүлеге начальнигы Евгения Чернова.
Экспертиза җитешсезлекләр сатып алучы аркасында килеп чыккан дип ачыкласа, кулланучы әлеге акчаны сатучыга барлык чыгымнарны кайтарырга тиеш.
Түбән Кама территориаль орган белгечләре сатучыга шалтыратканнар. Аларга исә товарны Наҗия ханымнан тикшерү өчен алганнарын, әмма җитешсезлекләре табылмавын аңлаттылар. Кибет экспертиза уздырырга тәкъдим иткән, ләкин кулланучы баш тарткан. Белгечләр Наҗия ханымга шалтыратып, шулай ук экспертиза ясатырга киңәш иткәннәр, аның нәтиҗәләре белән риза булмаса, судка бирү мөмкинлеге барлыгын әйткәннәр.
– Тик түбәнкамалы экспертиза һәм суд белән бәйләнергә теләмичә, өенә телевидение хәбәрчеләрен чакырткан һәм зарын белдергән. Канал хәбәрчесе территориаль органы белгечләренә бу очракны аңлатуларын сорап, мөрәҗәгать итте... Без, әлбәттә, канун буенча барысын да җиткердек. Бу мәсьәлә дә үз чишелешен табар, дип өметләнәбез, – дип әйтте Евгения Чернова.
Ярдәм кирәк булса, белгечләр Бызов урамындагы 20а йортта бушлай кабул итә, шулай ук 8(8555)36-63-76 номерына шалтыратып сорауларны бирергә мөмкин.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Ышаныч телефоны» эшли башлаган. 8-987-296-68-93 номеры буенча шалтыратып, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре арасында ришвәтчелек очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Шалтыратулар дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 8.30-17.30, җомга 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә. Шулай ук Түбән Кама территориаль органы фойесында «Ышаныч тартмасы» һәм «Интернет аша кабул итү» хезмәте эшли. Зарыгызны анда да язып калдырырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев