Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тышлык – техник яктан катлаулы товар?!

Бер ханым сәүдә үзәкләренең берсендә кәрәзле телефонга тышлык сатып алган. Әмма өйдә тышлыкның төсен, нишләптер, ошатмаган.

Сәүдә үзәгенә барып, алыштыруларын сораган. РФнең «Кулланучылар хокукла­рын яклау турында» канунының 25 нче маддәсе буенча, товар (ризык булырга тиеш түгел) форма, зурлыгы, фасон, төсе, үлчәм буенча туры килмәгән очракта кулланучы 14 көн эчендә аны алышты­ра ала. Әйбернең пломбасы, фабрика ярлыгы, чегы булырга, сыйфаты да шул ук килеш калырга тиеш. Әмма чек югал­са яки сатучыдан алынмаса, шаһитлар күрсәтмәсе дә җитә.

Сатучы товар техник яктан катлаулы (!) дигән сылтау белән тышлыкны кабул итмәгән. Ә кулланучы «Бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабы»н сорагач, бирмәгән. Нәтиҗәдә, талаша башлаганнар, хәтта полиция чакыртырга туры килгән. Сүз уңаеннан, бу тышлык кайтарырга яки алмаштырырга ярамаган товарлар исемлегенә керми.

Нәтиҗәдә, ханым ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама террито­риаль органына мөрәҗәгать иткән. Территориаль орган белгече Ольга Чернова әйтүенчә, белгечләр шәхси эшмәкәргә башта рәсми хат юллаган­нар, аннары очрашканнар һәм канунны аңлатканнар. Ханымга акчаны кайтарган­нар, эшмәкәргә сатучысы белән әңгәмә уздырырга киңәш ителгән.

Хөрмәтле кулланучылар! Законнарны өйрәнегез. Кеше үз хокукларын белергә һәм яклый алырга тиеш. Ярдәм кирәк булса, белгечләр Бызов урамындагы 20а йортында бушлай кабул итә, шулай ук сорауларны 8(8555)36-63-76 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.

Лилия Заһретдинова.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

VK20980

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев