Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Туктарга оныткан

Трамвай «20 нче микрорайон» тукталышы янында 42 яшьлек хатынны бәрдергән. Хатын шунда ук җан биргән. Шаһитлар әйтүенчә, трамвай, тукталышта туктап тормыйча, узып киткән, аны бәрдереп, әле берничә метр өстерәп тә барган.

Хатын «Звездочка» балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләгән. «Ул эшкә башка килмәс дип ышана алмыйм, ул бары «әни көне» генә алган кебек, төркемдәге балаларга әле берни әйтмәдек», «ул тормышны ярата иде», «ягымлы, һәрчак шат күңелле булды» диләр аның турында бакча хезмәткәрләре.
Билгеле булганча, Фая Красный Ключ бистәсендә яши. Эштән ул, гадәттә, велосипедта кайткан, әмма бу көнне җәяү кайтмакчы булган. Ул кызы укыган мәктәпкә ата-аналар җыелышына ашыккан. Әдиләсен ана ялгызы үстергән. Быел кыз мәктәпне тәмамлый. Әнисенең хезмәттәшләре, туганнары, сыйныфташлары аңа ярдәм кулы сузарга әзер. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, акчаны сыйныф җитәкчесе Ләйсән Фәнил кызы Кәлимуллинага тапшырырга яки Сбербанк картасына (8-939-385-29-30 телефон номерына бәйләнгән) күчерергә була.  
Трамвай йөртүчесенә килгәндә, «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе әлеге хәлгә аңлатма бирми. Тикшерүчеләр әйтүенчә, йөртүче «туктарга оныттым» ди икән. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев