Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Каманың Көньяк урамындагы йортта яшәүчеләргә кайнар су өчен түләүне яңадан исәпләгәннәр

Халык мөрәҗәгатен тикшерү нәтиҗәләре буенча су каналына административ штраф билгеләгән.

Түбән Каманың Көньяк урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләр кайнар су белән тәэмин иткән өчен түләүне яңадан исәпләүгә ирешкән.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «ВК һәм ЭХ» җәмгыяте кайнар суны сүндереп торырга рөхсәт ителгән көннәрнең санын арттырган.

Халык мөрәҗәгатен тикшерү нәтиҗәләре буенча торак инспекциясе су каналына РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.23 статьясы буенча административ штраф билгеләгән.

Күпфатирлы йортка кайнар су бирелә башлаган. Йортта яшәүчеләргә 16 882,69 сум күләмендә түләү яңадан исәпләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев