Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Камада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан фестиваль узды

Чара халык иҗаты йортында оештырылды.

Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Түбән Камада «Халыклар дуслыгы» фестивале узды. Чара халык иҗаты йортында оештырылды.

Бәйрәмдә хәзерге вакытта илебезне саклап, махсус хәрби операция урынында хезмәт итүче хәрбиләрнең гаиләләре катнашты.

Фестиваль кунаклары өчен шәһәр оешмаларыннан һәм иҗат авторларыннан интерактив мәйданчыклар, рәссам Илдус Мортазиннан картиналар күргәзмәсе оештырылды.

Түбәнкамалыларга актив тормыш позициясе һәм шәһәр үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен мактау грамоталары тапшырылды.

Фото: Түбән Кама мэриясенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев