Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Камада Вахитов проспектындагы йортта шартлаудан соң тикшерү оештырылды

Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча прокурор реакциясе чаралары турында мәсьәлә хәл ителәчәк.

Түбән Кама шәһәр прокуратурасы Түбән Камадагы күп фатирлы йортта көнкүреш газы шартлау факты буенча тикшерү оештырды.

Исегезгә төшерәбез, вакыйга бүген иртән Вахитов проспектындагы 11 нче йортта булды.

Беренчел версия буенча, анда газ-һава катнашмасы (газовоздушная смесь) шартлый, зыян күрүчеләр хастаханәгә озатыла.

«Вакыйга урынына шәһәр прокуроры урынбасары Руслан Минибаев килде. Прокуратура профильле ведомстволар белгечләре белән берлектә вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк», — диелә ведомство сайтында.

Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча прокурор реакциясе чаралары турында мәсьәлә хәл ителәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев