Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Камада шартлаудан соң җимерелгән подъездны тулысынча төзекләндерәчәкләр

Эшләрне 27 июльдә башларга планлаштыралар.

Түбән Камада көнкүреш газы шартлаганнан соң янгын урынында Чаллыдан махсус комиссия эшли. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр экспертиза үткәрәләр, шулай ук йортның техник торышын бәялиләр. Пәнҗешәмбе, 27 июльдә, торгызу эшен башларга планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, Вахитов проспектындагы 11 нче йортның сигезенче подъездында саксыз эш итү аркасында көнкүреш газы шартлады. Тугызынчы подъездда яшәүчеләр кичә үз фатирларына кире кайта алганнар. Җиденче подъездда яшәүчеләрне тикшерү узганнан соң урнаштырачаклар, ә менә шартлау булган подъезд тулысынча төзекләндереләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев