Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Камада «Лейся, песня, на просторе» фестиваленең гала-концерты узды

Быел бәйгенең сайлап алу турында бер мең кеше катнаша, шуларның 400дән артыгы финалга кадәр барып җитә. Иң яхшылары сәхнәдә чыгыш ясый.

Лаеклы ялда булсалар да, күңелләре белән яшь алар. Тыпырдап бииләр, рәхәтләнеп җырлыйлар, сәнгатькә гашыйк булып яшиләр. “Талир Тәңкә” ансамбле кичке уеннар күренешен сәхнәләштерә. “Лейся, песня, на просторе” фестивалендә ел да катнашалар. Картаерга вакыт юк, ди артистлар.

Җыр, бию, нәфис сүз - “Лейся, песня, на просторе” фестивалендә барысы да була. Әлеге бәйге 2011 нче елдан үткәрелә. Максаты - үзешчән сәнгать коллективларын һәм талантлы ветераннарын ачыклау, аларны бер сәхнәдә җыю.  

Тамашачылар чыгыш ясаучылар белән бергә кушылып җырлый, күбесе яшьлек елларына кайткандай була. Фестиваль җиңүчеләре 7 номинация буенча билгеләнә. Иң яхшылары лауреат дипломы белән бүләкләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев