Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Камада газ шартлаудан зыян күрүчеләрне «Кама» кунакханәсенә урнаштыралар

Мәсьәлә гадәттән тыш хәлләр буенча утырышта күтәрелде.

Түбән Камада Вахитов проспектындагы 11нче йортта яшәүче 19 кеше, якын арада үз фатирларына кайтырга рөхсәт ителмәгән очракта, вакытлыча торак бирүне сорады.

Мәсьәлә гадәттән тыш хәлләр буенча утырышта күтәрелде. Исегезгә төшерәбез, бүген иртәнге якта бу йортның беренче катында газ шартлады. 1 кеше — 26 яшьлек фатир хуҗасы җитди зыян күргән. 

Түбәнкамалыларны вакытлыча «Кама» кунакханәсенә, кирәк булганда «Патриот» үзәгенә яки җирле профилакторийларга урнаштырачаклар.

«Өч подъездда яшәүчеләр эвакуацияләнде. Белгечләр йортның конструкциясе ныклыгына ышанган очракта, 7 һәм 9 подъездларда яшәүчеләр кичкә кадәр үз фатирларына керә алыр», — дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Шәһәр мэры сүзләренчә, сишәмбе көнне кич яки чәршәмбе көнне иртә белән шартлаудан зыян күргән подъездның өске катларында яшәүчеләргә кирәкле шәхси әйберләрен алырга рөхсәт ителергә мөмкин. Дөрес, аларга моны коткаручылар ярдәмендә эшләргә туры киләчәк. Иң җитди зыян бинаның беренче һәм икенче катларында табылган.

Шулай ук билгеле булганча, зыян күргән йортта яшәүчеләргә барлык мәгълүмат мессенджерлардагы чатлар ярдәмендә җиткерелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев