Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Камада биш катлы йортта газ шартлау мизгеле видеога эләккән

Янгын сүндерүчеләр 9 кешене, шул исәптән бер баланы коткарган.

Видеога Түбән Каманың биш катлы йортларының берсендә газ шартлау мизгеле эләккән. Кадрларда шартлауның беренче каттагы фатирда булуы күренә.

Бүген иртәнге бишләр тирәсендә Түбән Каманың Вахитов проспектындагы торак йортта газ шартлаган һәм көчле янгын чыккан.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте агентлыгына аңлатуынча, хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр биш катлы панельле йортның беренче катындагы янган фатирны сүндергән инде.

МЧСта хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр 9 кешене, шул исәптән бер баланы коткарган. Йортта яшәүче тагын 15 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев