Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Кама мэриясе Вахитов проспектындагы гадәттән тыш хәл турында: газүткәргечкә мөстәкыйль ялгану турында хәбәр — фейк

Вакыйга кичә иртән булды.

Түбән Камада социаль челтәрләрдә Вахитов проспектындагы 11 нче йортта булган хәлнең ялган версиясе таратыла. Бу хакта Түбән Кама хакимиятенең матбугат сәркатибе Яна Комарова-Енькова хәбәр итә.

Матбугат сәркатибе, әлеге фатир газдан аерылган булган, ә гражданин үз белдеге белән торбага ялганган дигән сүзләрнең ялган булуын ассызыклады.

Вакыйгаларның төгәл версиясен тикшерүчеләр генә бирә алачак. Әмма бу фатирда газ бирү туктатылмаган булуы — кире какмаслык факт, дип өстәде пресс-секретарь. 

Исегезгә төшерәбез, шартлаудан соң җимерелгән подъезд тулысынча торгызылуны таләп итә, дип саный белгечләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев