Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Төшү дә, менү дә мең газап

Кемдер тугыз баскычны берничә секунд эчендә үтә, ә менә 61 яшьлек түбәнкамалы Владимир Анищук өчен бу – бик зур проблема.

Владимир Николаевичның ике аягы да юк, ул инвалид арбасында гына йөрергә мәҗбүр. Хәрби хәрәкәтләр ветераны, пенсионер Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 10 нчы йортның 1,5 нче катында яши. Лифт исә, әлбәттә, анда туктамый, икенче катка менә. Лифт үз катына йөрмәгәч, подъезд эчендә пандус булмагач, урамга чыгу да, керү дә бик кыен аңа.
– Хастаханәгә дә барырга кирәк була, башка эшләр буенча да... Көннәр буе бүлмәдә утырасы килми бит, урамга саф һава суларга чыгасы килә. Ярый әле баскычлардан төшергә мәрхәмәтле кешеләр, я күршеләр булыша, – дип аңлата ир.
Владимир Анищук хатыны белән яши, тик ул ирен авыр арбасы белән баскычлардан өстери алмый. Шуңа күрә, урамга чыгар өчен, Владимир Николаевичка башта тар коридор буйлап арбада үзенә узарга, аннары берәр ир кешенең үткәнен көтеп торырга яки күршегә кереп, төшерүен сорарга кирәк. Кайчак бер сәгать көтеп утырырга туры килә икән. Ә подъезддан чыккач, тышкы пандус култыксаларына тотынып Владимир Анищук баскычтан үзе дә төшә ала. Әмма анысы да әле күптән түгел генә яңартылган. Аңа кадәргесе бик уңайсыз һәм текә булган: ул гына түгел, хәтта хатын-кызлар бала арбасы белән төшәргә дә курыкканнар.
– Подъездда пандус бер миңа гына кирәкми. Яшь аналарга да арба белән аннан менү уңайлы, – ди Владимир Николаевич.
Бу мәсьәлә белән ул кайларга гына мөрәҗәгать итмәгән! Үзе әйтүенчә, дүрт ел дәвамында идарәче компаниягә ничә тапкыр шалтыратканын хәтерләми дә. Дөрес, аны тыңлыйлар, техниклары килеп сөйләшә, пандус куйдырырга вәгъдә бирә һәм... югала икән.
– Эшләргә, ярдәм итәргә телә-миләр, безне кешеләргә дә санамыйлар, – ди ир ачынып.
Без идарәче компаниягә шалтыратып, пандусның һаман куелмау сәбәпләрен сораштык. «Жилье» ҖЧҖ директор вазыйфаларын башкаручы Владимир Скучаев урынга комиссия барачагы турында хәбәр итте.
– Ул йортта инвалид яшәвен, анда пандус кирәк икәнен без, гомумән, белми идек. Владимир Анищук идарәче компа-ниягә түгел, ә социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Анда «без бу сораулар белән шөгыльләнмибез», дип, аны кире борганнар. Аннары ул йорт идарәсенә барып, подъезд төбенә пандус куюларын сораган. Ул «заявка» үтәлде, – дип җавап бирде җитәкче.
Шунысы да бар. Подъезддагы бу баскыч кыска, димәк, пандус куелса да, текә – авышлыгы 45 градус булачак. Ә бу Владимир Николаевичка төшү һәм менү өчен шулай ук, башка кеше яр-дәме кирәк, дигән сүз. Шулай да, Владимир Скучаев урынга барып, мәсьәләне тикшергәч, аны хәл итү мөмкинлекләрен табарга тырышырга вәгъдә бирде.
«Барьерсыз тирәлек» дип лаф орабыз, түбән идәнле трамвай-автобусларны мактыйбыз, физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен «Рубаха» үзәге дә ачылды. Тик өйдән чыгарга пандус булмаса, йорт ишегалларында, юлларда уңайлыклар тудырылмаса, аларны тәрәзәдән генә күзәтергә кала түгелме?

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев