Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Төрмәдән алдалап яткан...

Түбән Кама шәһәр суды төрмәдә кеше алдалап ятучы алдартазны тагын 3 елга хөкем иткән. 40 яшьлек Алексей Лысенин, караклыгы өчен 2007 елда 7,5 елга хөкем ителеп, Түбән Камадагы 1нче колониядә утырган җиреннән, янәсе, үзен "Максим" журналының хезмәткәре дип таныштырып, теләсә-нинди очраклы телефон номерын җыеп, билгесез кешеләргә шалтыратып яткан. Бәхетле номер...

Түбән Кама шәһәр суды төрмәдә кеше алдалап ятучы алдартазны тагын 3 елга хөкем иткән.
40 яшьлек Алексей Лысенин, караклыгы өчен 2007 елда 7,5 елга хөкем ителеп, Түбән Камадагы 1нче колониядә утырган җиреннән, янәсе, үзен "Максим" журналының хезмәткәре дип таныштырып, теләсә-нинди очраклы телефон номерын җыеп, билгесез кешеләргә шалтыратып яткан. Бәхетле номер иясе "Лада Приора" машинасы откан, имеш. Җиңүчегә машинаны яки машина бәясен акчалата алу өчен журналның Мәскәүдәге офисына мөрәҗәгать итәргә һәм "журналның исәп-хисап счеты"на, акча күчерү юлы белән, 3 мең 200 сум салым түләргә кирәклеген искәрткән. Сөенечтән башы әйләнгән беркатлы 5 кеше, аның ялганына ышанып, акча күчергәннәр. Алданган бичаралар кызганыч, ә колониядә срогын тутыручы тоткын кәрәзле телефонны кайдан һәм ничек алган - монысы гаҗәп...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X