Туган як

Төркиянең Измир шәһәрендә суд бинасы янәшәсендә шартлау булган

Теракт нәтиҗәсендә ун кеше зыян күргән, һөҗүм итүче ике кеше үтерелгән. Төркиянең Измир шәһәрендә суд бинасы янәшәсендә шартлау булган. Бу хакта Dogan агентлыгы хәбәр итә. «Рейтер» агентлыгы хәбәр итүенчә, теракт нәтиҗәсендә ун кеше зыян күргән (моңа кадәр өч кеше яралану турында хәбәр ителгән иде). Җирле мәгълүмат чаралары мәгълүматы буенча, полицейскийлар...

Теракт нәтиҗәсендә ун кеше зыян күргән, һөҗүм итүче ике кеше үтерелгән.

Төркиянең Измир шәһәрендә суд бинасы янәшәсендә шартлау булган. Бу хакта Dogan агентлыгы хәбәр итә.

«Рейтер» агентлыгы хәбәр итүенчә, теракт нәтиҗәсендә ун кеше зыян күргән (моңа кадәр өч кеше яралану турында хәбәр ителгән иде).

Җирле мәгълүмат чаралары мәгълүматы буенча, полицейскийлар һөҗүм иткән ике кешенең берсен үтергәннәр. Икенче террорчы шулай ук юкка чыгарылган.

Инцидент булган урында автомобиль яна, дип хәбәр итә Associated Press. Шәһәр хакимиятендә машинада бомба шартлады дип сөйләделәр, дип өсти CNN Turk.

Кичә, 4 гыйнварда, Измирда Истанбулда яңа ел төнендә төнге клубка һөҗүмдә бәйле шикле берничә дистә кешене тоткарладылар, дип искә төшерә Republic.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: