Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Товар бар, кибете юк...

Фатирларда җәен кайнар суны еш сүндергәнгәдер, соңгы елларда су җылыткычларын урнаштыручылар артты. Аларның зурлыгы буенча да, куәтлелеге буенча да төрлесе бар. Тик менә ватылса, төзәтергә теләүче яки акчаны кайтаручы гына юк.

Быел гыйнвар аенда Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукла­рын яклау бүлегенә Дамир (чын исеме күрсәтелми) исемле ир мөрәҗәгать итә. Билгеле булганча, 2013 елның көзендә ул су җылыткыч сатып ала. Җитештерүче тарафыннан гарантия вакыты җиде ел итеп күрсәтелә. Алты ел узгач, җылыткыч ватыла, ә менә ул сатып алынган кибет инде ябылган булып чыга.

Кулланучы җитештерүче фирманың сервис үзәгенә бара – адресы товардан файдалану турында аңлатма кәгазьдә күрсәтелгән. Сервис үзәге җылыткычны кабул итә һәм тикшергәч, аны төзәтү мөмкинлеге булмавы һәм акча кайта­рылырга тиешлеге турында акт тапшы­ра. Әмма акчаны кемнән һәм ничек кайтарырга?

– Түбән Кама территориаль бүлеге белгечләре бу эшкә ныклап алына. Чын­лап та, җаваплы кешене яки оешманы таба алмыйлар. Әлеге фирманың «кайнар линия» телефоннары буенча товарны төзәтүгә кагылышлы гаризаларын гына кабул итәләр икән. Ә язылган дәгъваны тапшырыр өчен Дамирда булган кәгазьләрдә, хәтта адрес та күрсәтелмәгән. Дөрес, интернетта дистәләгән адрес табып була, тик кайсысы дөрес? Алай да, без дәгъва язарга ярдәм иттек һәм Россия почтасы аша берничә адрес буенча юлладык, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы эчке базар үсеше һәм координация­се бүлеге начальнигы Евгения Чернова.

Күпмедер вакыттан соң кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә тагын бер түбәнкамалы (исемен Ленар диеп куй­ыйк) килеп, нәкъ шундый ук хәл турын­да сөйләп бирә. Кибете генә башка була. Сервис үзәге шулай ук, аңа да «төзәтеп булмый, акча кайтарырга кирәк», дигән акт тапшыра. Монысының кибете әле эшли, әмма акча кайтарудан баш тар­та. Янәсе, РФнең «Кулланучылар хо­кукларын яклау турында» канунының 19 нчы маддәсендә, дәгъва сатып ал­ган көннән алып, ике ел дәвамында гына кабул ителә. Тик сатучы шул ук канунның 5 нче маддәсенә игътибар итсә, җитештерүченең товарга үз га­рантиясен кую хокукына ия булуын бе­лер иде.

Нәтиҗәдә, артык бәхәс куертып тормый­лар, дәгъва исә почта белән моңа кадәр җибәрелгән адреслар буенча юллана. Әмма бер айдан хат кулланучыга кире кайта. Дамир судка бирүдән баш тартса, Ленар, киресенчә, акчасын ничек бул­са да кайтарырга тели һәм белгечләр ярдәме белән судка дәгъва язып юллый.

Могҗизамы бу, гаделлекме, тик моннан соң җитештерүче завод адресы да табы­ла, оешма юристлары ике очрак буенча да документлар сорап, хат язалар. Нәтиҗәдә, Дамирга да, Ленарга да акча кайтарыла. Әлбәттә, беренче карашка, җеп очын эзләп мәшәкатьләнмичә, яңа товар сатып алу уңайлырак булыр иде кебек... Әмма җылыткычның шактый кыйммәт икәнен исәпкә алганда, акча­ны югалтасы да килми.

Хөрмәтле кулланучылар! Кеше үз хокукларын белергә һәм яклый алырга тиеш. Ярдәм кирәк булса, белгечләр Бызов ура­мындагы 20а йортында бушлай кабул итә, шулай ук сорауларны 8(8555)36-63-76 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.

Лилия Заһретдинова

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев