Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тончыккан, дип фаразлыйлар

Түбән Уратма авылындагы янгында 63 яшьлек ир үлгән.

Йортка ут капканын иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә күргәннәр. Тиз арада җирле ирекле янгын сүндерү дружинасы, ә бераздан ярдәмгә күрше авыл дружинасы килеп җиткән. Янгын мәйданы зур булмагач, бергәләп ялкынны тиз сүндергәннәр. Әмма йорт хуҗасын коткара алмаганнар. Беренчел фараз буенча, ул төтенгә тончыгып үлгән.
Ачыкланганча, ир хатыны белән озак еллар шәһәрдә яшәгән, лаеклы ялга чыккач авылга күченгәннәр, бакчада яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнгәннәр.
Янгын чыгу сәбәпләренең берсе ут белән саксыз эш итү дип күрсәтелә. Тикшерү эше дәвам итә.
НТР мәгълүматы буенча.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев