Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тикшерү комитеты: Түбән Камада газ шартлау алдыннан фатир хуҗасы тәмәке тартырга чыккан — җинаять эше кузгатылган

Хәзер газның чыгып торган урыны билгеләнә.

Түбән Камада Вахитов проспектындагы 11 нче йортта газ шартлаудан соң җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, шартлау алдыннан 26 яшьлек ир-ат балконга тәмәке тартырга чыккан, шуннан соң аны шартлау дулкыны урамга ыргыткан.

Зыян күрүче җәрәхәтләр алган, тәненең 80 проценты пешкән, хәзерге вакытта ул хастаханәгә озатылган. Тикшерүчеләр тарафыннан «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Хәзер газның чыгып торган урыны билгеләнә. Ашыгыч хезмәтләр йортны тикшергәннән соң тикшерүчеләр вакыйга урынын карый башлаячак», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев