Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Театрда - премьера

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында - премьера. Артистлар Мансур Гыйләҗевның “Көлмәгез, мин үләм” әсәрен сәхнәгә куя. Аның жанры - музыкаль комедия.

Залда - кычкырыш. Хатын-кызлар ызгышалар. Икесенә дә бер билет биргәннәр... Спектакль шулай башланып китә. Режиссер Рөстәм Галиевның идеясе шундый. "Көлмәгез, мин үләм" дигән комедиянең төп геройлары – Бану һәм аның тормыш иптәше Хәбибрахман. Карт – соңгы юлга әзерләнә. 

Тик төп герой үләргә әзер түгел. Башкарылман эшләр күп икән – бәйрәм костюмы киелмәгән, кыйммәтле сервиздан чәй эчелмәгән, күршесеннән үч алынмаган... Хәбибрахман төрле юллар белән гомерен озынайтмакчы була. Әлеге рольне Юрий Павлов башкара. Шушы көннәрдә актер Дамир Сираҗиев приемиясенә лаек була. 

"Бу спектакль һәр көннең, яшәешнең тәмен, кадерен, ләззәтен белеп яшәргә кирәк, дигән фикерне әйттә. Без бит инде тумас борын картаябыз. Әллә нәрсә турында уйлыйбыз. Мисал өчен, хастаханәгә бардың, сине алдан ук картайтып куялар, теге-монда чирләп табып. Кирәкми борчылырга. Кеченә әйбернең дә тәмен белеп яшәргә кирәк", - ди Т. Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры актеры Юрий Павлов. 

Актерлар тамашачылар белән бер дулкында. Килгән кунакларны биетәләр, тәм-томнар белән сыйлыйлар. Премьера зур аншлаг белән үтә – түбәнкамалылар труппаны дәвамлы алкышлар белән бүләкли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев