Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбәнлек кенә түгел, кабәхәтлек

Шәһәребездә кайбер «эшлекле» үсмерләр акча эшләүнең җиңел ысулын тапканнар.

Алар танышларын яки сыйныфташларын я ямьсез итеп, я оятлы бер эш вакытында фотога төшереп, социаль челтәрдәге үз төркемнәренә куялар. Ошамаса, алдырыр өчен акча түлә! Юкса төркемгә кергәннәр бу кешеләрдән көләчәк, кимсетүле шәрехнамәләр язачак, хәтта репост ясаган өчен электрон сигарет оту мөмкинлеге бар.
НТР хәбәрчесе Светлана Шумкова шундый төркемнәрнең берсендә булган үсмер белән очрашып сөйләште.
– Әйе, төркемгә андый фотолар куелды, әмма без бу кешеләрне кимсеттек дип әйтә алмыйм. Көлдек кенә, – ди малай.
Төркемнәрнең берсе шәһәребез көллиятләренең берсендә белем алучы 18 яшьлек студент икәнлеге дә ачыкланды. Башта егет НТРга килергә ризалашса да, аннары баш тарткан. Аның социаль челтәрләрдә тагын алты төркем ачканлыгы билгеле. Анда фотоларны шул төркем әгъзалары да калдыра ала.
Сүз уңаеннан, мәгариф идарәсендә бу төркемнәр турындңа беләләр. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә вейплар, электрон сигаретлар зарары турында әңгәмәләр алып барыла. Шулай ук иптәшләреннән көлү һәм аларны кимсетү түбәнлек булуын аңлатырга, җиткерергә тырышалар. Моны хәтта кабәхәтлек дип атарга мөмкин. Үзеннән көлүләрен белгән үсмерләрнең бик сирәге тыныч кала ала. Гадәттә, алар моны авыр кичерә. Монда игътибар укытучыларга һәм балаларга гына түгел, ата-аналарга да бирелергә тиеш.
Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев